Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Профсоюз активының төп бурычы – социаль гарантияләрне саклау һәм арттыру

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районының дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының чираттагы конференциясе булды. Мондый конференцияләр биш елга бер тапкыр уздырыла. Конференция эшендә барлык 31 башлангыч профсоюз оешмасы вәкилләре катнашты. Җыелышны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ачып җибәрде һәм алып барды. Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре...

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районының дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының чираттагы конференциясе булды.

Мондый конференцияләр биш елга бер тапкыр уздырыла. Конференция эшендә барлык 31 башлангыч профсоюз оешмасы вәкилләре катнашты. Җыелышны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ачып җибәрде һәм алып барды. Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, профсоюзның социаль партнерлары - районның агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Ирек Сабитов, мәгариф хез-мәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Эльза Сабирова, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Гарифуллина, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Татьяна Севастьянова катнашты.
Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелды:
1. Биектау муниципаль районында профсоюз оешмаларының сайлап куела торган профсоюз органнарының Профсоюз Уставын һәм Профсоюзның 2010-2015 нче елларга исәпләнгән Программасын үтәү буенча эш нәтиҗәләре.
2. Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасының ХХХ нчы отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау.
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча республика профсоюз комитетының Биектау муниципаль районындагы ышанычле вәкиле Ләйсән Галәүтдинова чыгыш ясады. Ул узган чордагы эш турында сөйләде, профсоюз оешмалары район советы эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте. Ләйсән Илгизовна социаль гарантияләрне саклау һәм аларны тагын да арттыруның мөһимлеген, хезмәт турындагы законнарны үтәү, профсоюз кадрларын әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү зарурлыгын ассызыклады. Ул шулай ук якташлык җәмгыяте оештыру, Сабантуйлар үткәрү, "Россия чаңгы юллары", "Милләтләр кроссы" һәм башка спорт ярышларын, район тормышында мөһим роль уйнаучы башка чараларны оештыруда профсоюз оешмаларының активрак катнашырга тиешлеген, профсоюзлар эшенә яшьләрне җәлеп итәргә кирәклекне билгеләп үтте.
Район конференциясе делегатлары Ләйсән Илгиз кызы Галәүтдинованы бертавыштан Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасының ХХХ нчы отчет-сайлау конференциясенә һәм профсоюзларның республика комитеты составына делегат итеп сайладылар.
Конференциядә катнашучылар алдында Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова чыгыш ясады. Ул районда профсоюз оешмаларының эшенә югары бәя бирде, югары нәтиҗә-ләргә ирешкән профсоюз активистларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев