Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Призлар уйнатылды

Алдан вәгъдә иткәнчә, "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" район газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча лотерея уйнатылды. Анда квитанция күчермәләрен редакциягә китергән кешеләр катнашты. Урнашкан гадәт буенча без бәхетле "билетларны" тартып чыгару өчен балаларны чакырдык. 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары - беренче сыйныфтан Артем Кормаков һәм...

Алдан вәгъдә иткәнчә, "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" район газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча лотерея уйнатылды. Анда квитанция күчермәләрен редакциягә китергән кешеләр катнашты.

Урнашкан гадәт буенча без бәхетле "билетларны" тартып чыгару өчен балаларны чакырдык. 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары - беренче сыйныфтан Артем Кормаков һәм 3 нче сыйныфтан Артем Моисеев яңа ел тартмасыннан бер-бер артлы билетларны алдылар. Бәхетле номерлар Биектау авылыннан Л.Низамиева һәм Дөбъяз авылыннан З.Бакаева квитанцияләренеке булып чыкты.

Редакция беренче җиңүчегә 2015 елның беренче яртыеллыгында газетада 500 сумлык котлау яки игълан урнаштыру хокукы бирә. Икенчесе исә газетада 400 сумлык теләсә нинди белдерү бастыра ала.

Реклама

Кызыксындыру призы - бушлай 300 сумлык белдерү бирү хокукын район үзәгендә яшәүче, газетаны даими алдыручы хезмәт ветераны Тәнзилә Мортазинага булды.

Призлар уйнатуда катнашучыларга, шулай ук "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасына язылган кешеләргә һәм оешмаларга рәхмәт белдерәбез.

Яңа елга газетага язылу тәмамланырга күп вакыт калмады. Район газетасына барлык почта бүлекләрендә һәм хат ташучыларда язылырга мөмкин. Декабрь азагына кадәр почтага кереп чыгарга иренмәсәгез, Биектау районындагы тормыш-көнкүреш турындагы яңалык-мәгълүматларны даими белеп торырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев