Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Президент белән очрашуга бардылар

Укытучыларның һөнәри бәйрәме республика күләмендә тантаналы шартларда, бик матур итеп билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәмдә районыбыз башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә Биектау районы укытучылары делегациясе дә катнашты. Делегация составында район мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов, мәгълүмат-методик үзәк директоры Гөлнур Зиннурова, ветеран укытучылар Римира Галимова, Әс-фирә Хәйруллина, Әрҗүдә Бәширова, Биектауның 1 нче мәктәбеннән...

Укытучыларның һөнәри бәйрәме республика күләмендә тантаналы шартларда, бик матур итеп билгеләп үтелде.

Әлеге бәйрәмдә районыбыз башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә Биектау районы укытучылары делегациясе дә катнашты. Делегация составында район мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов, мәгълүмат-методик үзәк директоры Гөлнур Зиннурова, ветеран укытучылар Римира Галимова, Әс-фирә Хәйруллина, Әрҗүдә Бәширова, Биектауның 1 нче мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Насыйбуллина, "Тулпар" мәк-тәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Нурдидә Гаязова, Дөбъяздагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасы мөдире Шамилә Фәттахова, «Бәләкәч» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Альбина Нигъмәтҗанова бар иде.

Кунакка чакырылган мөхтәрәм укытучыларыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов зур хөрмәт күрсәттеләр, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Бу чарада катнашкан барлык мәгариф эшчәннәре бәйрәмне бик яратып, олы рәхмәт хисе һәм күтәренке кәеф белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев