Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихластан Христосның туу - нурлы Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәм көннәре җитте исә кешеләр күңелендә илаһи балкыш көчәя, шатлык һәм мәхәббәт, шәфкать һәм гаделлек, гафу итү һәм мәрхәмәт хисләре арта, якты өмет-ышанычлар ныгый. Районыбызда Раштуаны зурлап бәйрәм итү традициясенең тирән тарихи тамырлары бар һәм алар сакчыл рәвештә...

Сезне ихластан Христосның туу - нурлы Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәм көннәре җитте исә кешеләр күңелендә илаһи балкыш көчәя, шатлык һәм мәхәббәт, шәфкать һәм гаделлек, гафу итү һәм мәрхәмәт хисләре арта, якты өмет-ышанычлар ныгый.

Районыбызда Раштуаны зурлап бәйрәм итү традициясенең тирән тарихи тамырлары бар һәм алар сакчыл рәвештә буыннан-буынга тапшырылып килә. Алар безне күп гасырлар буе халыкны ныгыткан, мөһим, әһәмиятле бурычларны хәл итү өчен берләштергән җуелмас христиан кыйммәтләре белән таныштыра.

Биектау районында традицион рухи кыйммәтләрне, православие мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә саллы эш башкарыла. Дин тотучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен район үзәгендә һәм авылларда, бистәләрдә борынгы гыйбадәтханәләр төзекләндерелә, яңалары салына. Шунысы куанычлы: бу игелекле эшләр барлык район халкын берләштерә, уртак йортыбыздагы татулыкны, иминлекне ныгытуга ярдәм итә.

Тантаналы шушы көннәр матур ниятләр һәм күркәм гамәлләр, эчкерсезлек, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык белән тулып торсын иде.

Районыбызның барлык православие динендәге христианнарга, Христос тууны бәйрәм итүче барлык райондашларга бәйрәмчә күтәренке рух, ныклы сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык, муллык, иминлек телим!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев