Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Правда», «Суыксу» һәм “Агрохолдинг”та семинар-киңәшмә узды (+ФОТО)

Бүген районның берьюлы өч хуҗалыгында "Авыл хуҗалыгы хайваннарын кышлату һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау" темасы буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар. Беренче тукталыш "Правда" хуҗалыгына кергән Юртыш авылы сөт фермасы булды. Чарада катнашучылар хуҗалыкта күргәннәрдән канәгать булмадылар....

Бүген районның берьюлы өч хуҗалыгында "Авыл хуҗалыгы хайваннарын кышлату һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау" темасы буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.

Беренче тукталыш "Правда" хуҗалыгына кергән Юртыш авылы сөт фермасы булды. Чарада катнашучылар хуҗалыкта күргәннәрдән канәгать булмадылар. Язгы кыр эшләренә әзерлек начар бара, техника әзер түгел. Фермада хайваннарны карау да яхшы оештырылмаган. Хуҗалыкта хәтта зоотехник, мал табибы кебек белгечләр дә юк. Хуҗалык җитәкчесе Фиркать Вахитовка шактый гына тәнкыйть сүзе яңгырады.

"Суыксу" хуҗалыгында эшләр "Правда"дан уңайрак бара. Уңай якка үзгәрешләр хуҗалыкка яңа җитәкчеләр килү белән бәйле. Хәзерге вакытта директор вазыйфаларын вакытлыча Зөфәр Шәйдуллин башкара.

Сөт савуда уңай алга китеш күзәтелә (+1500 кг), мөгезле эре терлекләрне ашатуга да игътибар итә башлаганнар: кукуруза, комбикорм, потока алганнар.

"Агрохолдингта" язгы кыр эшләренә әзерлек буенча эшләр яхшы оештырылган. Сөт фермасындагы хәл дә уңай. 2016 елның җәендә бер ферма сөтүткәргеч белән җиһазландырылган иде, быел да тагын берсенә шундый ук эшләр көтә.

Мөгезле эре терлекләрне карауда да күз уңыннан калган әйбер юк, барысы да технологиягә туры китереп, туклану рационы буенча башкарыла.

Шушындый ук семинар 15 мартта «Әсән» хуҗалыгында узачак. Ә аңарчы 7 нче мартта "Ватан"да ясалма орлыкландыру буенча технологлар укуы узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев