Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Полиция хезмәткәрләре битлек режимының ничек үтәлүен тикшерделәр

Көннәрнең кызу торуы кибетләрдә һәм транспортта битлекләрне салып йөрергә сәбәп түгел. Авыручылар саны кимеми, шунлыктан битлек режимының көн тәртибеннән алынганы юк. Әлеге режимның үтәлүен контрольдә тоту өчен Биектау районының полиция хезмәткәрләре көн саен рейдлар уздыралар һәм тәртип бозучыларны ачыклыйлар.

Районда яшәүчеләрнең күпчелеге битлек киеп йөрергә ияләнеп беттеләр инде. Полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыларның Казаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килүчеләр арасында ешрак очравы турында әйтәләр. Рейд уздырылган көнне башкалада яшәүче берәү шәһәрдән Биектау районы аша дачасына барырга чыккан һәм битлеген машинада онытып калдырган.

- Дачага баруыбыз безнең, ашыгабыз. Юл уңаеннан азыктөлек алып чыгарга булдык һәм кибеткә тизрәк кереп чыгарга ашыкканда битлекне машинада онытып калдырганбыз, - дип акланды Бәхтияр Азитов.

Мондый хәтерсезлекнең кыйммәткә төшүе ихтимал, битлек режимын бозу икенче тапкыр кабатланса бигрәк тә. Бу очракта тәртип сагында торучылар 5000 сум штраф язачаклар. Тәртип бозучыларга карата тагын нинди санкцияләр кулланылуы турында без район суды вәкиленнән сорашып белдек.

Реклама

- Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен гражданнарга 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр административ штраф салына. Вазифаи затларга - 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр. Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләргә - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, - дип аңлатты ТРның Биектау районы суды рәисе ярдәмчесе Эльвира Халитова.

Битлек режимы кертелгән вакыттан алып районда барлыгы өч мең ярым административ эш каралган. Шуларның ике меңнән артыгында штраф түләттерелгән, 900 ләп кешегә кисәтү ясалган.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев