Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә аларга багышлап бик күп җылы сүзләр әйтелде, һәм әлбәттә инде, көннең көнендә гомерләрен куркы- ныч астына куеп районда хокук тәртибен саклаучы по- лиция хезмәткәрләренә лае- клы бүләкләр дә тапшырыл- ды.

- Юк, безнең гаиләдә по- лиция хезмәткәрләре булып эшләгән кешеләр элек тә булма- ды, хәзерге вакытта да юк, әлеге һөнәрне бары мин генә сайладым, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең өлкән уча- сток полициясе вәкиле Илнар Фәйзиев.

Илнар Фәйзиев әлеге тармакта 2017 нче елда эшли башлаган. Бүгенге көндә ул иң тырыш хезмәткәрләрнең берсе. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ул эш күрсәткечләрен яхшыртуга ирешкән. Шушы тырышлыгы өчен Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе аңа яңа машина ачкычларын тапшырды. Әле машина бер генә дә түгел, бу Биектау по- лициясе тарихында моңарчы күрелмәгән хәл.

- Бүген безнең ике участок полициясе вәкиленә - хезмәт күрсәткечләре буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Илгиз Муллагалиев белән Илнар Фәйзиевка хезмәт машиналары бик урынлы тапшырылды. Алар еракта урнашкан авыллар- да эшлиләр һәм ул төбәкләрдә техникасыз бик кыен. Озак көтелгән мондый җиңел маши- наларны шатланып кабул итәбез, - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.

Реклама

Участок полициясе вәкилеүзенә йөкләнгән бурычларны гына үтәп калмаска, ул җирлектәге һәр кеше белән уртак тел дә таба белергә тиеш. Аларга Биектау районында законлылык һәм хокук тәртибен саклау буен- ча зур җаваплылык йөкләнгән. Һәр бүлекнең дә үз бәйрәме бар, әмма бүгенгесе аеруча мөһиме, ул барысы өчен дә. Үзәк мәдәният йорты залына тәртип сагында торучыларның барысы да килә алмаган, әмма мактау грамоталарына лаеклылар биредә. Район Башлыгы исеменнән аларны Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин котлады, үзләрен аямыйча эшләгәннәре, тырыш һәм кыю булганнары өчен гра- моталар тапшырды.

Биектау районының муниципаль полиция бүлегендә 130 кеше эшли. Шуларның 10нан артыгы генерал-лейтенант Артем Хохорин боерыгы нигезендә министрлык бүләкләренә лаек булды. Полиция прапорщигы Рамил Гыйниятуллин, эчке хезмәт майоры Гүзәл Садыйкова Россия Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә “Хезмәттәге уңышлары өчен” медале, полиция капи- таны Илнур Ганиев, полиция майоры Рушан Гыйльметдинов эчке хезмәт капитаны Раушания Корбанова, полиция майоры Алмаз Нуретдинов, полиция подполковнигы Роман Романов, полиция подполковнигы Илнар Хисмәтов, эчке хезмәт майоры Динара Шакирҗанова Россия Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә “Хезмәттәге уңышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының III дәрәҗә “Хезмәттәге уңышлары өчен” медаленә лаек булучылар - полиция өлкән сержанты Иван Давыдов, эчке хезмәт майоры Ләйсән Кулястова һәм полиция лейтенанты Артур Муратшин.

Россия Эчке эшләр министрлыгы өч йөз елдан артык җинаятьчелеккә каршы көрәшә, дәүләт мәнфәгатьләре сагында тора һәм гражданнарның иминлеге өчен җавап бирә. Биектау полициясенең төп нигезе - үзләренә билгеләнгән участокта бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куеп, намус белән эшләүче кешеләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев