Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Почта бүлегендә өй туе (ВИДЕО)

Биектау авылында яңа почта бүлеге ачылды. Бүлекнең 13 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар. Ул заманча җиһазландырылган. Яңа шартлар хезмәт күрсәтүнең сыйфатына да уңай йогынты ясар, дип ышандыра почта хезмәткәрләре. Элеккеге бинада район почтасы халыкка 30 ел буе хезмәт күрсәтте. Яңа бинага анда эшләүчеләр үзләре дә сөенеп туя алмыйлар....

Биектау авылында яңа почта бүлеге ачылды. Бүлекнең 13 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар. Ул заманча җиһазландырылган. Яңа шартлар хезмәт күрсәтүнең сыйфатына да уңай йогынты ясар, дип ышандыра почта хезмәткәрләре.
Элеккеге бинада район почтасы халыкка 30 ел буе хезмәт күрсәтте. Яңа бинага анда эшләүчеләр үзләре дә сөенеп туя алмыйлар. Хезмәтнең сыйфаты да эш шартлары белән турыдан-туры бәйләнгән бит.
Биектау почта элемтәсе бүлеге башлыгы Регина Гобәйдуллина да үзенең шатлыгы белән уртаклашты: "Безгә яңа бина бирделәр. Биредә хезмәткәрләр өчен дә, район халкы өчен тиешле, заман таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудырылган. Бинабыз җылы, якты, җиһазларыбыз яңа - тырышып эшләргә генә кала".
Почта бүлеген ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзе катнашты. Кызыл тасманы кисеп эчкә үткәннән соң, хезмәткәрләр белән аралашты, эш шартлары белән танышты. Ә хезмәткәрләр инде барысы да үз вазифаларына керешкән иде. Күрсәтмәләр, шелтәләр юк, бар да тәртиптә. Калганы биредә эшләүчеләрнең үзләреннән тора.
"Районда халык саны арта. Халыкка күрсәтелә торган хезмәткә таләпләр дә арта. Безнең бурыч -район кешесенә лаеклы, сыйфатлы хезмәт күрсәтү", - диде Рөстам Галиуллович.
Почта бүлегендә эш тәртибе дә яңартылган. Халыкка кулай булсын өчен хәзер почта дүшәмбедән - шимбәгә кадәр, атнасына 6 көн эшли.
"Бүген район халкы өчен бик истәлекле һәм шатлыклы көн, - дип билгеләп үтте "Татарстан почтасы" идарәсенең директор урынбасары Резедә Сабирова. - Сыйфат төшенчәсе бит ул бик тирән мәгънәгә ия. Ул тәртипне дә, яхшы хезмәтне дә, эш шартларын да, заманча җиһазларны да үз эченә ала. Биектауда яшәүчеләр яңа шартларда эшләүче почта бүлегеннән канәгать булырлар дип уйлыйм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев