Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Планлы рәвештә һәм бик җитди

Районда наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырды. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев 2015 елда мәктәпләрдә наркологик тикшерүләр уздыру турында сөйләде. Тикшерүләр көтелмәгәндә үткәрелде. Киләчәктә дә шулай булачак. Алар наркотик матдәләр кулланучылар булуны күрсәтмәде. Биектау эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм...

Районда наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырды.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев 2015 елда мәктәпләрдә наркологик тикшерүләр уздыру турында сөйләде. Тикшерүләр көтелмәгәндә үткәрелде. Киләчәктә дә шулай булачак. Алар наркотик матдәләр кулланучылар булуны күрсәтмәде.

Биектау эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Латыйпов наркотикларга каршы көрәш айлыгы чорында уздырылган "Мәк" операция-сенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Ике җирдә мәк һәм кыргый үсүче киндер чәчүлекләре ачыкланды һәм юк ителде. Әлеге чорда халыктан хәбәрләр булмады.

Район башкарма комитеты бүлекләре вәкилләре һәм баш табиб 25 майдан 26 июньгә кадәр уздырылган "Наркотиксыз тормыш" акциясенә йомгак ясадылар. Әлеге чорда мәгариф, мәдәният бүлекләрендә, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә наркотикларга каршы эш активлашып китте. Балалар һәм яшьләр катнашында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән күп кенә чаралар уздырылды. Ике кеше, наркотиклар кулланулары аркасында, шоферлык хокукыннан мәхрүм ителделәр, тагын биш кешегә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү өчен материаллар әзерләнде.

Район башлыгы мондый эш барлык юнәлешләрдә актив алып барылырга тиеш, дип ассызыклады. "Үлем сатучы" кешеләрне эзләп табуга карата аеруча зур таләпләр куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев