Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пионерларга алмаш хәрәкәт

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” Гомумроссия иҗтимагыйдәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы моннан 7 ел элек - 2015 елның октябрендә Россия Президенты Указы белән төзелгән иде. Аның төп максаты үсеп килүче яшь буынның төрле яклап иҗади үсешенә, гражданлык хисләрен ныгытуга, тәрбиягә зур игътибар бирүгә юнәлтелгән. Биектау районында әлеге хәрәкәт белән «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәге ныклап шөгыльләнә. Шәпше урта мәктәбе укытучысы Алина Зинина район күләмендә әлеге хәрәкәтне әйдәп баручыларның берсе булып тора. Күптән түгел Шәпше авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары хәрәкәтенең Биектау районы слеты узды.

Анда районның төрле мәктәпләрендә укучы, җәмәгать эшләрендә, хәрәкәттә актив катнашучы 50 дән артык бала катнашты. Алар арасында “Юнармия” хәрбипатриотик хәрәкәте вәкилләре, спортчылар, иҗат белән шөгыльләнүче талантлы балалар бар иде. Шәпше мәктәбендә укучы Иван Платов та хәрәкәттә актив катнаша.

“Берләштерә, шул ук вакытта камилләштерә торган хәрәкәт ул “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”, - ди Иван. - Миңа мондый чаралар бигрәк тә ошый. Монда үзең өчен бик күп яңалыклар аласың, күп нәрсәгә өйрәнәсең, яңа дуслар табасың”.

Шул ук мәктәптә укучы Варвара Порфирьева да үзенең хисләре белән уртаклашты: “Миңа бик ошый. Минем беркайчан да мондый чараларда катнашканым булмады. Үзеңнең чит мәктәпләрдә укучы яшьтәшләрең белән аралашу зур киңлекләр, мөмкинлекләр ача. Хисләрем ташый, сүзләр белән генә аңлатып та булмый”.

Слетта катнашкан һәр укучы Варвараның сүзләрен хуплар иде. Чөнки хисләр, дөрестән дә ташып торды. Анда төрле юнәлештә оештырылган түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, аралашу хәрәкәт әгъзалары күңеленә хуш килде.

Реклама

“Мондый слетлар безнең районда ел саен уздырыла, - ди “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагыйдәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасының Биектау районы кураторы Алина Зинина. - Һәр ел саен билгеле бер юнәлешкә багышлыйбыз. Чөнки әлеге хәрәкәт дүрт төрле юнәлешне үз эченә ала: иҗади үсеш, ягъни мәктәп укучылары арасында төрле профессияләрне, сәламәт яшәү рәвешен таныта торган “Шәхесне үстерү”, моннан тыш “Гражданлык активлыгы”, мәгълүмати-медиа һәм хәрби-патриотик юнәлешләр. Без балаларны әлеге юнәлешләр эшчәнлеге белән таныштырабыз”.

Биектау районында гына да “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”нең 26 башлангыч оешмасы бар. Әлеге хәрәкәт әгъзасы булу - шәхси проектларны бер мәктәп эчендә генә түгел, ә республика, ил күләмендә тормышка ашырырга, үз сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Аларның сафына лаеклылар гына алына. Биектау районындагы һәр башлангыч оешма хәрәкәт билгеләгән көнүзәк юнәлешләр буенча эшчәнлек алып бара, һәм, шул уку вакытта, район мәктәпләре арасында уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен зур мәйдан булып тора.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев