Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсия турында алдан белеп тор

Татарстанда "Финанс грамоталылыгы көне" дигән Бөтенроссия акциясе уздырыла, аның барышында районда укучы яшьләр арасында финанс грамоталылыгы көне үткәрелде. Пенсия фонды идарәсе белгечләре 21 белем бирү учреждениесендә чыгыш ясадылар. Күпләрне пенсиягә срогыннан алда чыгу, булачак пенсиянең күләме, хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешен уртак финанслау мәсьәләләре кызыксындырды. Яшьләр исә ана капиталына, аннан вакытыннан...

Татарстанда "Финанс грамоталылыгы көне" дигән Бөтенроссия акциясе уздырыла, аның барышында районда укучы яшьләр арасында финанс грамоталылыгы көне үткәрелде.

Пенсия фонды идарәсе белгечләре 21 белем бирү учреждениесендә чыгыш ясадылар. Күпләрне пенсиягә срогыннан алда чыгу, булачак пенсиянең күләме, хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешен уртак финанслау мәсьәләләре кызыксындырды. Яшьләр исә ана капиталына, аннан вакытыннан алда файдалану мөмкинлекләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Районда пенсия белемнәре көне кызыклы узды. Бу чарада катнашучылар аның нәтиҗәләреннән канәгать калдылар һәм мондый очрашуларны киләчәктә дә уздырырга кирәк, дигән теләкләрен белдерделәр.

Фото с сайта molod21.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев