Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсия фондына өйдән чыкмыйча гына мөрәҗәгать итәбез

Күп кенә дәүләт учреждениеләре хезмәтләреннән инде күптәннән читтән торып файдаланырга мөмкин. Күпчелек структураларның үз сайтлары бар. Әле моннан берничә ел элек кенә Дәүләт хезмәтләре порталы турында ишеткән дә юк иде, ә хәзерге вакытта аннан башка тормышыбызны күз алдына да китерүе кыен. Россия Пенсия фонды дәүләт хезмәтләре сайты белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм гражданнарга мәсьәләләрне читтән торып хәл итү мөмкинлеге бирә. Учреждениегә өеңнән чыкмыйча да мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәттән нәтиҗәле файдаланырга була.

Рөстәм Салихов Биектау районының Пенсия фондында 20 елдан артык эшли. Хезмәт эшчәнлеген белгеч вазифасыннан башлаган, ә хәзер ул райондагы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары булып тора. Эшен төгәл белеп, җиренә җиткереп башкара.

- Бүгенге көндә Россия Федерациясе Пенсия фондының күпчелек дәүләт хезмәтләреннән электрон формада файдаланырга була. Әлеге хезмәтләрне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, ЕСИА системасында үзеңнең исәп язмаңны расларга, Россия Федерациясенең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка керү өчен алган логиннан һәм парольдән файдаланырга кирәк, - дип аңлатты Россия Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Салихов.

Компьютердан файдаланучы теләсә кем үзе өчен кирәкле хезмәтне бик җиңел таба алачак. Сайтның өстенлекләреннән берсе - барлык уведомлениеләрне үзеңнең электрон почтаңа күчерергә мөмкин булуда. Бу учреждениедә чиратларны киметергә мөмкинлек бирә. Коронавируска каршы көрәш чорында Пенсия фондында гражданнар болай да бары тик алдан язылу буенча гына кабул ителәләр.

Реклама

- Бездә иң еш күрсәтелә торган хезмәтләрнең берсе - пенсия билгеләү, пенсияне китереп бирү, пенсияне яңарту, пенсия акчаларын бер тапкыр түләү, бер пенсиядән икенчесенә күчерү, пенсия күләмен яңадан исәпләү, пенсия түләү, пенсия түләүне туктату, билгеләнгән пенсияне алудан баш тарту турында гаризалар бирү. Мондый хезмәтләр пенсионерларга яки пенсиягә яңа гына чыгучыларга кагыла, - дип төгәллекләр кертте Россия Пенсия фондының Биектау районындагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Салихов.

Пенсия фонды сайтында 70тән артык хезмәттән файдаланып була. Мөрәҗәгатьләр барысы да файдаланучыларның шәхси кабинет тарихында кала. Тагын бер файдалы лайфхак - пенсия калькуляторы. Илнең теләсә кайсы кешесе төп мәгълүматларны керткәннән соң хәзерге вакытта үз пенсиясенең күләмен белә ала. Пенсия күләмен шәхси кабинетка кермичә һәм теркәлмичә дә белергә мөмкин.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев