Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акчаны 28 гыйнвардан да соңармыйча бирәчәкләр

Россия пенсионерларына өстәмә түләнәчәк 5 мең сум акча 2017 елның 13-28 гыйнвар көннәрендә тапшырылачак. Россиядә пенсионерларга 2017 елның гыйнварында вәгъдә ителгән 5 мең сум күләмендә бер тапкыр өстәмә түләү 28 гыйнвардан да соңга калмыйча тапшырылачак, дип хәбәр итә Interfax.ru агентлыгы Россия Пенсия фондына сылтама белән. Өстәмә түләнүче 5 мең сум...

Россия пенсионерларына өстәмә түләнәчәк 5 мең сум акча 2017 елның 13-28 гыйнвар көннәрендә тапшырылачак.
Россиядә пенсионерларга 2017 елның гыйнварында вәгъдә ителгән 5 мең сум күләмендә бер тапкыр өстәмә түләү 28 гыйнвардан да соңга калмыйча тапшырылачак, дип хәбәр итә Interfax.ru агентлыгы Россия Пенсия фондына сылтама белән.
Өстәмә түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга 2017 елның 13-28 гыйнвар көннәрендә тапшырачаклар. Әгәр дә пенсионер үзенең пенсиясен, гадәттә, айның беренче яртысында, әйтик, айның 3-12 көннәрендә ала торган булса, өстәмә түләнүче 5 мең сумны аңа 13 гыйнвардан соң, ләкин 28 гыйнвардан да соңармый алып киләчәкләр. Димәк, мондый очракта пенсионерлар гыйнварда ике тапкыр пенсия алачак - башта үз пенсиясен, аннан соң бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны, дип ачыклык керткәннәр Пенсия фондында.
Мәгълүм булганча, әлеге 5 мең сум акча 2016 елның икенче яртысына планлаштырылган пенсияләрне индексацияләү урынына түләнә.
татар-информ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев