Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Паспортлар тапшырдык

Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасының Милли музее инициативасы белән "Музейлар язы" акциясе уздырылды. Анда безнең Туган якны өйрәнү музее да катнашты. Музейның күргәзмәләр залында Россия Федерациясе Федераль Миграция хезмәте идарәсенең Биектау районындагы бүлеге белән берлектә 14 яше тулган үсмерләр һәм кызларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Районның ветераннар советы рәисе...

Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасының Милли музее инициативасы белән "Музейлар язы" акциясе уздырылды. Анда безнең Туган якны өйрәнү музее да катнашты.

Музейның күргәзмәләр залында Россия Федерациясе Федераль Миграция хезмәте идарәсенең Биектау районындагы бүлеге белән берлектә 14 яше тулган үсмерләр һәм кызларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Районның ветераннар советы рәисе Билал Сәллахович Шиһабетдинов, ветераннар оешмасы президиумы әгъзасы Любовь Степановна Зотова, хезмәт ветераны Рафаэль Кашапович Заһидуллин яшьләргә үзләренең матур теләкләрен белдерделәр. Әлеге чарада катнашучыларга
соңгы елларда районның үсүе һәм андагы үзгәрешләр турында фильм күрсәтелде. Айзат Шакиров Татарстан турында җыр башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев