Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Парклар маршы-2014”

Табигатьнең аеруча сакланыла торган территорияләренең экологик әһәмиятен пропагандалау, шулай ук яшь буында Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, 2014 елның 24 мартыннан 23 маена кадәр "Табигатьтә су яшәү өчен кирәк" шигаре белән "Парклар маршы-2014" дип аталган табигатьне саклау акциясе уздырыла. Су яшәү өчен гаять кирәк. Инде хәзер үк...

Табигатьнең аеруча сакланыла торган территорияләренең экологик әһәмиятен пропагандалау, шулай ук яшь буында Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, 2014 елның 24 мартыннан 23 маена кадәр "Табигатьтә су яшәү өчен кирәк" шигаре белән "Парклар маршы-2014" дип аталган табигатьне саклау акциясе уздырыла.

Су яшәү өчен гаять кирәк. Инде хәзер үк дөньяның төрле төбәкләрендә кешеләр чиста су җитеш-мәгән шартларда яши, хәтта кайбер урыннарда экологик качкыннар да барлыкка килде. Чиста су чыганаклары - барыннан да бигрәк, үзенең биологик төрлелеген саклаган табигый сулыклар ул. Ә кешеләр, еш кына, суны үз эшчәнлекләренең калдыклары белән пычрата, яр буендагы урманнарны кисеп, алар урынында төрле корылмалар төзеп яки җирләрен сөреп, гидрологик режимны боза һәм шулай итеп елга һәм күлләрнең экологик сәламәтлегенә зыян сала.

Шуңа күрә табигатьнең аеруча сакланыла торган территорияләре системасын карап тоту һәм киңәйтү бик мөһим. Чөнки алар, төбәкләрдәге экологик тотрыклылыкны гына түгел, ә сулыкларны, аларның флорасын һәм фаунасын да саклыйлар һәм шуның белән кешеләрне чиста су чыганаклары белән тәэмин итәләр.

"Парклар маршы" акциясе кысасында өч конкурс игълан ителә.

"Тыюлы сулыклар һәм аларда яшәүчеләр" темасына "Тыелган табигать дөньясы" дигән балалар рәсемнәре конкурсы

Конкурска Татарстанның аеруча сакланыла торган территорияләренә, билгеле бер су объектларына, урманнарга багышланган рәсемнәр кабул ителә.

- алар конкурсның күр-сәтелгән темасына туры килергә тиеш,

- битнең үлчәмнәре 30х40 см (А-3 форматы),

- рәсемне бала үзе ясаган булырга тиеш,

- автор турындагы һәм башка мәгълүматлар рәсемнең арткы ягында гына күрсәтелә яисә, рәсемгә зыян китермәслек һәм төшеп китмәслек итеп, арткы якка беркетеп куела.

Балалар өчен "Лукоморье" әдәби конкурсы

Конкурска Татарстанның аеруча сакланыла торган территорияләренә, билгеле бер су объектларына, урманнарга, шулай ук урманчы яки эколог һөнәрен сайлаган кешеләргә багышланган иншалар, рус һәм татар телләрендә язылган шигырьләр, әкиятләр кабул ителә.

Эшнең күләме - 3-4 бит.

"Кыргый табигать утраулары" дигән фоторәсемнәр конкурсы

Конкурска анда катнашучы кешенең шәхсән үзе тарафыннан төшерелгән фотолар гына кертелә. Эшләрдә тыюлы сулыклар, табигать һәйкәлләренең табигый комплекслары яки дәүләт табигать тыюлыклары сурәтләнгән булырга тиеш.

- Фотосурәтнең арткы ягында объектның атамасы, урнашкан урыны (районы), катнашучы турында мәгълүматлар күрсәтелә,

- бер катнашучыдан кергән эшләр саны өчтән артмаска тиеш.

- фоторәсемнәр кәгазьгә чыгарылган килеш 13х18 сантиметрдан ким булмаган форматта тапшырылырга тиеш.

Эшләргә куела торган таләпләр:

- һәр эшкә авторның исемен, фамилиясен, яшен, яшәү урынын язып кую, эшне җибәргән оешманы, заказникны, елны күрсәтү мәҗбүри,

- катнашучыларның яше - 17 гә кадәр,

- конкурсның җиңүчеләре дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы эшләр ТР Урман хуҗалыгының "Лесной дозор-4" җыентыгында, календарьларында, плакатларында бастырып чыгарылачак.

Эшләр 15 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

422727, Биектау районы, Олы Кавал авылы, Мәктәп урамы, 10 нчы йорт, "Чулпан" заказнигы. Тел. 89047664085. "Чулпан" ДТЛЗ начальнигы - Гыймадиев Фәнил яки Биектау муниципаль районы мәгариф бүлегенә Яруллина Миләүшәгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев