Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Олы Кавал авылында төшерелгән Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” фильмы тиздән экраннарга чыга (ВИДЕО)

Декабрь аенда "ТНВ" телеканалы татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча 2 сәгать 10 минутлык дүрт серияле фильм күрсәтәчәк. Фильм өстендә эшләр инде тәмамланган. Фильмны Татарстанның төрле урыннарында: Биектау, Арча һәм Кама Тамагы районнарында һәм Казан шәһәрендә төшергәннәр. Иң күп авыл сәхнәләрен, төгәлрәк әйтсәк яртысыннан кубрәк авыл сәхнәләре...

Декабрь аенда "ТНВ" телеканалы татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча 2 сәгать 10 минутлык дүрт серияле фильм күрсәтәчәк. Фильм өстендә эшләр инде тәмамланган.

Фильмны Татарстанның төрле урыннарында: Биектау, Арча һәм Кама Тамагы районнарында һәм Казан шәһәрендә төшергәннәр. Иң күп авыл сәхнәләрен, төгәлрәк әйтсәк яртысыннан кубрәк авыл сәхнәләре Биектау районының Олы Кавал авылында төшерелгән. Картина өстендә "алтын артистлар" - Гүзәл Минакова, Ришат Әхмәдуллин, Айдар Сөләйманов, Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Фәнис Җиһаншиннар эшләгән.

Гадел Кутуйның әсәрендә вакыйгалар XX гасырның 20 нче елларында бара. Фильмның бюджеты аз булу сәбәпле аны бүгенге көнгә яраклаштырганнар. Фильмныж гомуми бюджеты 3 млн. 100 мең сум. Картинаның продюсеры Фәрит Галиев әйткәнчә, адаптация бик яхшы узган. Башкача булырга да мөмкин түгел ди, продюссер, чөнки әсәрдә күтәрелгән мәхәббәт, узган гомерне анализлау бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев