Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Олы Кавалда мәдәният йорты ачылды

25 нче августта Биектау районының Олы Кавал авылында озак көтелгән вакыйга - 100 урынлы мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Матур, яңа объект “Мәдәният” милли проекты кысаларында торгызылды. Мәдәният йорты ачылышында Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Кадерле кунакларны милли ризыгыбыз чәк-чәк белән каршы алдылар һәм яңа мәдәният йортына чакырдылар. Халык шактый күп җыелган иде һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки әлеге вакыйганы кешеләр күптәннән көттеләр. Әле узган ел гына биредә иске агач клуб калкып тора иде.

Мәдәният йорты янында гына Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл салып куйганнар. Аның ачылышы да 25 нче августта узды. Дин әһеле үзенең хәер-фатихасын бирде һәм шуннан соң район җитәкчеләре яңа ачылган һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Мәдәният йортына бүләк итеп, теннис өстәле һәм газон чапкыч алуга ике сертификат тапшырылды. Яңа бинаны торгызу эшләрен тиешле срогында башкарып чыккан өчен прораб Марат Федоров җитәкчелегендәге төзүчеләр командасына Рәхмәт хаты тапшырдылар.

- Әлеге бина авыл яшьләре һәм районыбыз үсешенә хезмәт итсен, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, - диде район Башлыгы. - Театр, шашка, шахмат уеннарын - яшьләр ни белән кызыксына, шуларны үстерегез. Иң мөһиме - үсештә туктап калмау.

Халык исеменнән район Башлыгына рәхмәт сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев чыгыш ясады. Аңа җирле эшмәкәр Фоат Гыйззәтуллин кушылды. Ул шундый зур бүләк өчен рәхмәт әйтте.

Бинаның символик ачкычын һәм шулай ук кыйммәтле бүләкне яңа мәдәният йорты директоры Лилия Гайфуллинага тапшырдылар.

Чара бинаның эчендә дәвам итте. Олы Кавал халкы мәдәният учагын концерт программасын караганда күзәтә һәм бәяли алды.

Республика, район, шулай ук социаль юнәлештәге коммерция оешмалары тырышлыгы белән чын бәйрәм оештырылды.

- Безнең оешма Биектауда урнашкан һәм районның үсеше безнең өчен дә мөһим, - диде “ХЭФ” сәнәгать мәйданчыгы генераль директоры Ирек Нуриев, - без Биектау районында торгызыла торган төзелеш объектларына ярдәм итүдә һәрчак катнашырга тырышабыз.

Биектау районында социаль әһәмияттәге объектлар күп төзелә. Мәдәният йортларына аеруча зур игътибар бирелә. Бу мәдәният тармагына авылларда яшәүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен эшләнә. Һәм бүген Олы Кавалда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев