Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Олы җанлы кешеләр ярдәме

Биектау районында 1 нче декабрьдә башланып киткән “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия марафоны тәмамланды. “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге аны 11 нче ел рәттән уздыра. Быел, һәр нәрсәдәге кебек, бу чараның да уздырылу алымын үзгәртергә - гадәткә кергән хәйрия концертларына һәм күмәкләшеп очрашуларга вакытлыча “юк” дип әйтергә туры килгән. Акция барышында марафонда катнашучы, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен акча җыйдылар. Аңа битараф булмаган биектаулыларның барысы да кушылды. Акция тәмамлангач, савытлар ачылды һәм анда җыелган акчалар марафонда катнашкан 10 гаиләгә бүлеп бирелде. Араларында Ибәтуллиннар гаиләсе дә бар иде.

Коронавирус пандемиясенә кагылышлы вазгыять “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия марафонын уздыруга да төзәтмәләр кертте. Быел катнашучылар онлайн режимда очраштылар. Бер якта - район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, икенче якта - үзенчәлекле балалар тәрбияләнә торган 10 гаилә. Марафонның төп игътибары нәкъ менә шуларга юнәлтелде.

Мәдинә Ибәтуллина - быел ярдәм алганнарның берсе. 8 яшьлек кызда шикәр диабеты. Саннарга күз салсак, бу чир белән балалар өлкәннәргә караганда сирәгрәк авырыйлар, әмма ул аларда катлаулырак була. Мәдинә бу сырхауга каршы көрәшергә өйрәнгән инде. Башка балалар кебек үк ул баллы ризыклар ярата. Глюкоза аның организмына шикәр алыштыргыч һәм җиләк-җимеш аша керә.

- Шикәр күләме кимү белән үк Мәдинәнең өянәге башлана. Ул калтырана, гәүдәсе мамыкка әверелгән кебек була. Ул хәтта егылырга да мөмкин, - дип сөйләде Мәдинәнең әнисе Надия Ибәтуллина.

Мәдинәнең әти-әнисе һәрчак аның янында, алар һәр мизгелдә кызларына ярдәм итәргә әзер. Шундый ярату һәм кайгыртучанлык балага матур итеп яшәү һәм хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Ул сәнгать мәктәбендә белем ала һәм яраткан шөгылен - рәсем ясавын дәвам иттерергә тели. Районның матди ярдәм күрсәтүчеләреннән килгән акчаны тест ясау чаралары алырга сарыф итәргә уйлыйлар. Бу Мәдинәнең халәтен даими күзәтеп торырга һәм кирәк булган очракта үз вакытында ярдәм итәргә мөмкинлек бирер.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев