Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нурдидә Гаязова: “Баруди Fm эшчәнлегендә зур үзгәрешләр көтелә”

Тормыш ул туу гына түгел, ә анда үз юлыңны табып, матур итеп яшәү, шатлык-борчылулар кичереп югарыга омтылу, үз хыялларыңны чынга ашыру да. Ә аларны тормышка ашыру өчен безгә тырышып укырга кирәк. Балачакта алган белем һәм тәрбия безне гомеребез буена озатып бара.

Бүгенге көн һәр кешедән тирән белем, һөнәри осталык таләп итә. Ә без бу мөмкинлекләрне эзләп мәктәп бусагасын атлап керәбез. Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбе моның бер үрнәге. Мәктәп коллективы укучыларны уку-язу серләренә генә төшендермичә, аларны дуслашырга, аралашырга, хәтта хыялланырга да өйрәтә. Бу максаттан мәктәпнең үз радиосы да булдырылган. Агымдагы елда радионы тагын да киңрәк офыклар көтә. Исегезгә төшерәбез: 2021 елда мәктәп үз проекты белән республикакүләм грантка ия булды. Алда нинди үзгәрешләр көтә? Бүген бездә кунакта Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәпнең милли мәгариф буенча директор урынбасары Нурдидә Гаязова.

- Хәерле көннәр, Нурдидә Мәсхутовна! Яңа 2022 елга аяк бастык. Бу көннәрдә һәркем узган елга нәтиҗә ясап, яңа планнар хакында уйланадыр. Районның 4 нче мәктәбе дә елның елында һәрчак алга атларга, бер урында туктап тормаска тырыша. Ел дәвамында ирешкән уңышларыгыз да җитәрлек булды. Шулай да “Елның иң якты вакыйгасы” дип кайсын аерып билгеләп үтәр идегез?

- Хәерле көн, Гүзәлия. Чыннан да, тагын бер елны озаттык. 2021 ел безнең өчен, һичшиксез, “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы булып хәтердә калачак. Без, татар теле укытучылары, әлеге елны зур өметләр, олы шатлык белән каршы алдык. Димәк, безнең телебезгә игътибар, ярдәм булачак дип уйладык. Сүз дә юк, ниндидер ярдәмгә өметләнер өчен иң әүвәл тырышлык куярга кирәк. Телебез хакына барысына да әзер идек. Шуңа күрә иң беренче эш итеп мәктәп күләмендә боерык чыгардык. Аның буенча һәр сыйныф җитәкчесе үзенең сыйныфы белән бергәлектә туган телгә багышланган кичә, чара уздырырга тиеш булды. Әйе, һәрбер мөгаллим дә әлеге эшкә намус белән карады. Район җирлегендәге зур мәктәп булгач, бездә татар һәм рус милләтендәге балалар укый. Шуңа күрә һәрбер бала үз мөмкинлекләрен туган телендә күрсәтә алды. “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз” һәм башка шундый чаралар бик күңелле үтте. Район күләмендә “Иң зур мирас бер генә - газиз туган тел генә” дип исемләнгән чара да безнең мәктәптә узды. Кунакларыбыз арасында “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары хезмәткәрләре дә бар иде. Чараның төп максаты туган телдә аралашучы, балаларын үзебезнең матур традицияләр белән үстерүче үрнәк гаиләләр белән якыннан таныштыру иде. Шөкер, андый гаиләләр Әлдермеш, Биектауның 2 һәм 3 нче, Ямаширмә мәктәпләрендә дә бик күп. Бу көнне аларның барысы да гаилә тормышы, тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы үз алымнары белән уртаклашты.

- Әйе, без дә аларны сокланып күзәттек. Яшь әти-әниләрнең шундый максатчан булулары әле милләтнең киләчәге якты икәнлегенә өмет уята. Шулай да сезнең тагын бер зур уңышыгыз булды?

- Әйе, Гүзәлия. Без республика күләмендә зур грант оттык. Ул 500 мең сумлык грант. Аның проекты кысаларында мәктәбебезнең “Баруди Fm” радиосын булдыруны максат итеп куйдык. Дөресрәге, безнең үз радиобыз инде күптәннән эшли. Балаларыбыз тәнәфес вакытларында рус һәм татар телләрендә рәхәтләнеп аралашалар. Агымдагы елда без аның эшчәнлеген тагын да киңәйтү өстендә эшләячәкбез. Республика җитәкчелеге биргән әлеге грант зур ярдәм булачак.

- “Баруди Fm ” радиосының к ө н к а д а г ы н д а н и н д и мәсьәләләр тора?

- Гүзәлия, шушы вакыт эчендә без инде үз дикторларыбызны булдырдык. Укучыларга үз тавышларын ишетү бик кызыклы. Шуңа да һәрберсе микрофон алдында сөйләүгә зур җаваплылык белән карый. Тапшыруларга килгәндә, һәр радиодагы кебек, “Һава торышы”, “Аш-су киңәшләре”, “Мәктәп яңалыклары” сәхифәләре эшли. Җыр-моң яраткан укучыларыбызның яздырган җырларын да ишетәбез. Агымдагы елда “Баруди Fm” тормышында яңа үзгәрешләр көтелә.

- Нурдидә Мәсхутовна, әлеге грантны отуда сез куйган тырышлыкны әйтү бәхәссез. Мондый бәйгедә катнашырга вакытны кайдан табасыз? Укытучының эшен тавык та чүпләп бетерә алмый бит аның.

- Ул бәйгеләр үзләре ниндидер яңа көчләр бирә. Ст и м ул д и л ә р а н ы . Е л дәвамында безнең коллектив төрле бәйгеләрдә катнаша. Мәсәлән - “Ел укытучысы”. Шундый вакытларда укытучыларыбызның яшерен талантлары ачыла, күзләрендә очкын уйный башлый. Үзара аралашкан дәвердә нинди генә яңа идея-тәкъдимнәр ишетелми. Мондый укытучы ул бит укучыларына да тәэсир итмичә калмый. Безнең бөтен эшчәнлегебез дә балаларның киләчәге хакына бит.

- Җиңелү авырмы?

- Андыйны күз алдына да китерәсе килми (көлә). Эшкә бер алындың икән инде, мондый уйларны башка да кертергә кирәкми.

- Г. Баруди исемендәге 4 нче мәктәпнең “җилкәне” аның директоры Рамил Равил улы. Ә аның коллективы - ныклы тылы. Бер генә җиңү дә уртак хезмәттән башка булмый. Ел дәвамында үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән, аеруча нәтиҗәле эшчәнлек алып барган мөгаллимне аерып әйтә аласызмы?

- Дөрес әйтәсез, коллектив белән бергә булганда гына “эш арбасы”н тартып була. Барыбызга да таныш мәсәлдәге кебек, һәркем аерым-аерым йөрсә, арба үз урынында утырып калачак. “Әйткән сүз - аткан ук”. Безнең җитәкчебез биргән вәгъдәләрен һәрвакыт үтәргә тырыша. Тормыш булгач, төрле очракларны күрергә туры килде. Аллага шөкер, мәктәп коллективы югарыда әйтелгән сүзне түбәнгә төшерми. Кушылган эшне үз вакытында башкарып куялар. Моның нәтиҗәсе күз уңында. 7 укытучыбыз “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашты. Дүрт укытучыбыз икенче турга узды. Болар - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Наилә Габдерәшит кызы, инглиз теле укытучысы Усманова Гөлназ Шәйхулла кызы, география укытучысы Елистратова Рушания Әнис кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзерахманова Энҗе Васил кызы. Бәйге азагында Гөлназ Шәйхулла кызы районның “Ел укытучысы” исеменә лаек булды. Коллектив өчен бу бик зур горурлык булды.

- Шундый апа-абыйларга карап, укучыларыгыз да сынатмаска тырышадыр?

- Ел азагын бары бишле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларыбыз бик күп булды, Аллага шөкер. Шулай да укуы да, тәртибе дә яхшы, иҗат ягыннан да алдынгы укучыбыз ул, әлбәттә - Феофанова Амелия. Шул кечкенә генә кызыбыз бүгенге көндә Казан Филармониясендә балалар өчен оештырылган чараларда төп рольләрдә уйный. Без аның уңышларын сөенеп күзәтәбез.

- Тормыш бит ак һәм кара сызыклардан тора. Мәктәп өчен авыр вакытлар булдымы?

- Нишлик икән дип икеләнеп калган, чыгу юлын күрми торган вакытларыбыз булмады. Миңа калса, бу шул ук бердәмлек нәтиҗәседер. Коллектив тату булса, килеп туган сорауның чишелеше табылып тора.

- Сөбханаллаһ, күпме чара узган икән. Алга яңа идеяләр, яңа көчләр калдымы әле?

- Әлбәттә, Гүзәлия. Эш барышында үзеннән-үзе туып тора ул. Кара әле, мондый чараны да үткәреп була бит, монысы төшеп калган икән ич дип уйлап куясың. Бу яктан без бик бәхетле. Безнең туры юлны күрсәтеп баручы җитәкчебез бар. Ул - Сәлимә Фәндусовна (Биектау районы мәгариф бүлеге методисты (ред.). Грант откан хәбәрне дә ул, сөенеп, иң беренчеләрдә булып хәбәр итте. Хәзер инде барысын да тормышка ашырасы гына калды.

- “Тел - гаиләдән килә”, дибез. Сезнең белән булган бер әңгәмәбездә сез дә шушы фикерне алга сөрдегез. Әлегә үз фикерегездә каласызмы?

- Әлбәттә, баланың теле туган телдә ачылырга тиеш. Шуңа күрә барлык әти-әниләргә, әби-бабайларга, кайда гына яшәсәләр дә, сабыйлары белән туган телдә аралашсыннар иде, дип телим. Бала икенче телдә фикерли башласа, аннан соң инде ниндидер нәтиҗәгә килергә бик авыр булачак. Шулай да гаиләдә генә хәл ителергә тиешле мәсьәлә түгел бу. Моны җитәкчелек югарылыгында хәл итәргә кирәк.

- Эшчәнлек дәверендә уңай динамика күрәсезме?

- 2017 ел безне уятып җибәрде кебек. Соңгы елларда татар теленә карата булган салкынлыкка күңел сыкрый иде. Мәктәпкә балаларын татар классына бирергә теләп килгән әти-әниләрне күрсәк бик шатланабыз. Соңгы вакытларда андыйлар арта кебек. Дөрес, сөйләшүләрсез, аңлатмаларсыз гына да булмый. Андый гаиләләр дә аз түгел шул.

Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсем килә. Мин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә белем алам. Бер укытучыбыз шундый фикер әйтте. “Атабыз Адәм татар телен дә белгән”, дигән фикер җиткерде ул. Шуңа да татар теле бетмәячәк дигән өмет уятты.

- Амин, шулай булсын! Узган ел нинди шәхси уңышлар белән истәлекле?

- Шәхси тормышка килгәндә, кызым Регина медицина университетын уңышлы гына тәмамлады. Хәзер ординатурада укып йөри. Биектау районында хезмәт куючы табиблар сафын киңәйтер дип өметләнәбез. Уңышлар гына телибез.

- Агымдагы елның иң беренче зур чарасы кайчан булачак?

- Әйе, көн тууга яңа хискичерешләр белән яши адәм баласы. Февраль аенда безнең мәктәпне генә түгел, районны, гомумән татар халкын зур дата көтә. Бөек шәхес Галимҗан Барудиның тууына 165 ел. Баруди тумышы белән Кече Кавал авылыннан. Мин аны якташым дип чын йөрәктән горурланып әйтәм.

Халык язмышында, дин мәсьәләсендә аның куйган тырышлыгы әйтеп бетергесез. Аның шәхесенә атап уздырылачак чара зур дәрәҗә дә, зур җаваплылык та.

Казаннан да мәшһүр кунаклар килүе көтелә.

- Нурдидә Мәсхутовна, исегездәме икән, соңгы әңгәмәбез дә шушы вакытта, кыш көннәрендә ясалган иде. Яңа елдан нәрсә көтәсез?

- Әйе шул, Гүзәлия. Үзем дә бер елның бер көн кебек кенә узып китүенә таң калып утырам. Эш белән мәшгуль булгангамы, вакытны сизми дә калабыз. Хәер, бу ахырзаман галәмәте дә. Яңа ел чорын бик яратам. Никтер тылсым көтә күңел. Ниятең дөрес булса, һәрбер бәйрәмнең үз мәгънәсе бар.

- Яшерен теләкнең кабул булганы бармы?

- Әйе, ләкин мин аны бәйрәм вакыты белән генә бәйләмим. Аллаһы Тәгалә уйлап кына куйган теләкне дә чынга ашыра, сөбханаүллаһ.

- Әңгәмәне дә теләкләр белән тәмамлыйк әле.

- Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Яңа елларыбыз мөбарәк булсын! Күңелләребез гел яхшы уйларда гына булсын иде. Халкыбыз дин ягына тартылсын. Еллар дәвамында кылган хаталарыбызны төзәтсәк иде. Аллаһ Тәгалә каршына барганда иманлы бәндәләр булып барсак иде. Ике дөнья бәхете насыйп булсын барыбызга да.

- Кызыклы, мәгънәле әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә, Нурдидә Мәсхүтовна.

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев