Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәсел тамырларыңны белү мөһим

Бөреле мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи - тарихта без эзлебез” дип аталган шәҗәрә бәйрәме узды. Үзләренең нәсел җебе, гаиләләрендәге гадәтләр һәм йолалар белән таныштырырга Мамадыш, Кукмара, Балтач, Саба һәм Арча районнарыннан килгәннәр иде. Биектау районыннан әлеге чарада Батырхановлар-Галиевлар нәселе булды.

Батырхановлар-Галиевлар нәселенең төп бизәге, йөзек кашы нәни кыз Айдина булды. Бәйрәмдә гаилә шәҗәрәсе белән таныштыручы Биектау районы вәкилләре кунакларны әллә каян күренеп тора торган матур киемнәре, яшь буын кызларның якты елмаюлары, гаиләдә әзерләнә торган тәмледән-тәмле милли ризыклар белән каршыладылар.

- Үз мәдәниятеңнең, үз нәселеңнең башлангычын белү, аны өйрәнү бик тә күңелле гамәл. Без үз гаиләбез, үзебезнең бабаларыбыз белән горурланабыз, бездә иң эшчән, иксез-чиксез талантлы кешеләр яши. Кызым да, үсеп җиткәч, әлеге кыйммәтле белемнәрне, тәҗрибәне үзенең балаларының, минем оныкларымның һәм оныкчыкларымның да күңелләренә сеңдерер, дип бик өметләнәм, - диделәр Батырхановлар-Галиевлар гаиләсе әгъзалары.

Бөреле мәдәният йортына үзләренең туган-тумачалары турында сөйләргә, гаиләләренең төзелгән нәсел шәҗәрәсе, мәдәни тамырлары белән таныштырырга гаиләләр алты районнан килделәр. -

Шушындый бәйрәм нәтиҗәсендә Татарстандагы гаиләләр үзләренең горефгадәтләрен, традицияләрен һәм гаилә кыйммәтләрен искә төшерәләр, өйрәнәләр һәм саклыйлар , - диде үзәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәрхәт Камалов.

Бәйгенең беренче этабында алдан әзерләнгән мәйданчыкта гаиләләр белән таныштырдылар. ТРның дәүләт архивы җитәкчеләреннән, законнарның татар һәм рус телләрендәге текстларының бер-берсенә туры килүен б и л г е л әү ко м и сс и я се рәисе, тарих һәм мәдәният мәсьәләләрендә белемле башка абруйлы кешеләр составындагы жюри һәр гаилә белән җентекләп танышты. Кулъязмаларны, фоторәсемнәрне өйрәнделәр, шәҗәрә агачларын карадылар, шулай ук башка бер җирдә дә табып булмый торган төрле тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Ашамлыклар, костюмнар, сәламләү - болар барысы да критерийлар исемлеге буенча таләпчән бәяләнде. -

Кешеләр бүгенге көндә чынлап та үзләренең төп чыгышлары, нәсел агачы, гасырлар төпкеленнән килгән гореф-гадәтләр белән кызыксына, аларны үзләрендә саклый башладылар. Ә бу безнең матди муллыкның без хәзер инде рухи азык табу белән шөгыльләнә алырлык дәрәҗәгә җитүе турында сөйли, - диде ТРның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова .

 Б ә й г е н е ң и к е н ч е өлешендә командалар презентациясе булды, анда иҗат өчен тулы ирек бирелде. Биектаулылар үзләренең чыгышларын гаиләдәге ө л кә н н ә р н е ң я ш ь л е к хатирәләрен яңартуы формасында төзегәннәр. Шулай ук алар үзләренең барлык осталыкларын, булдыклылыкларын да күрсәттеләр.

Бәйгегә йомгак ясаганда район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин матур теләкләре белән чыгыш ясады.

 - Безнең гореф-гадәтләр гасырлар төпкеленнән килә. 10-15 буын элек булганнарны, узганнарны күз алдына китерсәң, борынгы бабаларыбызның горефгадәтләрен, традицияләрен өйрәнергә кирәклеген а ң л ы й с ы ң . А л а р н ы ң кыйммәте бәя биреп бетергесез. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара районыннан Иштугановлар гаиләсе яулады, көмеш медальгә Саба районыннан Абдуллиннар гаиләсе лаек булды. Биектау районыннан Батырхановлар-Галиевлар нәселе мактаулы өченче урынны алды.

Мондый чаралар бәйге генә түгел, алар гаилә элемтәләрен, мөнәсәбәтләрен ныгыту, милли гореф-гадәтләрнең бердәмлегенә төшенү һәм үз нәселеңнең тарихын өйрәнү мөмкинлеге бирә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев