Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әнәс Шакиров: “Эшкә җиң сызганып тотынсак, аның нәтиҗәсе дә озак көттермәс”

"Тәҗрибәгә чикләр юк" - элекке "Авыл көне" программасының яңартылган варианты. Әгәр дә моңа кадәр авылны мондый чарага ярты ел буена әзерләгән булсалар, хәзер исә делегация барачак авыл җирлеге ай саен жирәбә салу юлы белән билгеләнә. Бу юлы уңай тәҗрибәне Мәмдәл авыл җирлегендә үзләштердек. Мәмдәл авыл җирлегендә бер меңгә якын кеше...

"Тәҗрибәгә чикләр юк" - элекке "Авыл көне" программасының яңартылган варианты. Әгәр дә моңа кадәр авылны мондый чарага ярты ел буена әзерләгән булсалар, хәзер исә делегация барачак авыл җирлеге ай саен жирәбә салу юлы белән билгеләнә. Бу юлы уңай тәҗрибәне Мәмдәл авыл җирлегендә үзләштердек.

Мәмдәл авыл җирлегендә бер меңгә якын кеше яши. Җирлеккә Мәмдәл һәм Юртыш авыллары керә.

Җирлектә бөтен нәрсәдә тәртип, чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Кешеләре киң күңелле, ягымлылар. Тәүге тәэсирләр менә шундый.

Делегатлар авыл буйлап уздылар. Мәмдәл табиблык амбулаториясенә аеруча игътибар иттеләр. Бу бина 1929 нчы елда төзелгән. Соңгы капиталь ремонт 2012 елда уздырылган булса да, бизәү-җыештыру эшләре әле кичә генә башкарылган кебек. Быелга бинаның алгы ягын ремонтлау планлаштырылган.

- Бинаның түбәсен чирәп белән ябарга, кәрнизләр, су агып төшү җайланмасы куярга һәм профиль калае белән тышларга уйлыйбыз, - дип киләчәк планнары белән уртаклашты Мәмдәл амбулаториясе табибы Рәдиф Бариев.

Мәмдәл мәктәбе - авыл халкының зур горурлыгы. Ул данлыклы якташыбыз Хәй Вахит исемен йөртә. Драматург, шагыйрь, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе буларак, ул татар халкының мирасын саклап калу эшенә бәя биреп бетергесез зур өлеш керткән. Бүгенге көндә мәктәптә 90лап бала белем ала. Бу узган елга караганда 20 укучыга кимрәк.

Реклама

Белем алучыларның саны кимү белән беррәттән савым сыерларының да кимүе күзәтелә. Бу сүз уйнату, мәзәгрәк булып тоелса да, узган ел белән чагыштырганда сыерлар да нәкъ менә 20 башка кимегән.

- Җирлектә бишәр сыер асраучы гаиләләр икәү генә, - дип аңлатты сыерларга кагылышлы вәзгыятьне Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрид Сафиуллин.

Вакытның узганы сизелмәде дә - Мәмдәл авылын карап йөрүебез шуның белән тәмамланды. Уңай фикерләр шактый булды.

- Эшкә җиң сызганып тотынсак, нәтиҗәсе дә озак көттермәс. Чынлап та кирәкле проект бу. Үзгәрергә дә этәргеч булыр, - дип билгеләп үтте Биектау районы Башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров.

Киләсе айда да делегация шул ук составта җыелыр. Жирәбә салу юлы белән билгеләнгән чираттагы авыл җирлеге - Иске Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев