Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Нәүрүз,түрдән уз!”

Килә Нәүрүз даулап, шаулап Бәхет-муллыклар яулап.

   25 март көнне Өнсә авылында кышны озату,язны каршы алу  уңаеннан гөрләтеп бәйрәм чарасы уздырылды.Нәүрүз бәйрәме безнен көннәрдә халык  йоласы буларак яңартыла.Шул йолага туры китереп бер көн алдан ,без, мәдәният ,китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергәләп, өйдән-өйгә кереп карга боткасы өчен ярма җыйдык.Кемгә генә керсәк тә, бер генә йорттан да кире борып чыгармадылар. Төрледән төрле ярмалар, конфетлар, йомырка биреп, изге теләкләрен җиткереп озаттылар. Ә балалар, үз чиратында, аларга такмаклар җырладылар. -Өйдәме, түтәй? Җәтрәк безгә бир күкәй. Бирсәң безгә өч күкәй, Тавыгың салыр 100 күкәй, – дип, шигырь сөйләп торганда, кем генә каршы килер икән?

       Икенче көнне бар халык мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка җыелышты.Хәрәкәтле, ярышлы уеннар дәртле җырлар белән үрелеп барды.Халык казанда пешергән карга боткасыннан авыз итте.Авылыбызга күптән түгел килеп төпләнгән Эгембердиев Җармат гаиләсе үзләренен милли рызыкларын-плов пешереп алып килгәннәр иде. Чәй өстәле кунакларны тәм-том әйберләре,коймаклар һәм башка ризыклар белән үзенә тартып торды.Өлкәннәр дә,балалар да бик теләп күңел ачты.

 Өнсә мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев