Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Биектау районындагы Җиңү паркында кышны озату, язны каршы алу уңаеннан Нәүрүз бәйрәме узды. Гадәттә, Нәүрүз билгеле бер тәртиптә, язгы көн белән төн тигезлеге көненә туры килүенә бәйле рәвештә үткәрелә. Бәйрәмнең төп йолалары матур итеп киенеп, Яңа ел теләкләре әйтеп, бергәләшеп өйдән өйгә йөрүгә кайтып кала. Анда күбесенчә балалар катнаша, еш кына өлкәннәр дә кушылып китә. Өй хуҗалары аларга пешкән күмәчләр, крендельләр һәм башка тәм-томнар бирәләр. Әлеге бәйрәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында, авыл һәм район бәйрәмнәрендә чагылыш таба.

Быел кыш озаккарак сузылды. Бүген дә әле Кыш бабай да Яз кызы белән тартышуын дәвам итә. Бәйрәм сценарие да нәкъ менә шул ярышка корылган иде.

“Әлбәттә, барыбыз да язны сагындык, кояш нурларын тансыкладык, - ди районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова. - Халыкны да мондый рухтагы бәйрәмнәр сагындырган. Рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачарга җыелган район халкын мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә әзерләнгән кызыклы чаралар яздагыча җилкендереп алды”.

Халкыбызның дәртле б и ю л ә р е, б а л а л а р н ы ң чыгышлары бәйрәм программасына ямь өстәде. Нәүрүз бәйрәмендә балалар өчен күңелле мавыгулар, спорт ярышлары оештырылды, төрле уеннар уйналды, чәй эчүләр оештырылды. Өлкәннәр белән бергә балалар, яшьләр бик теләп күңел ачты.

Бәйрәмнең төп йоласы - карга боткасы пешерү. Дөге, карабодай һәм ит кушып пешергән ботканы татып караган һәркем “иң тәмле ботка бу!” дигән бәя бирде.

К о р к а ч ы к а в ы л ы м ә д ә н и я т й о р т ы н ы ң сәнгать җитәкчесе Айгөл Хәйруллина Нәүрүздә ботка пешерү йоласының борынгыдан килгән тирән мәгънәсе турында сөйләп ү т те: “Язның муллык , бәрәкәт алып килүен, килер көннәрнең имин булуын теләп, безнең әби-бабайлар карга боткасы пешергәннәр. Без дә матур йолаларыбызны халыкка кайтару буенча шундый күркәм чаралар уздырабыз. Мондый бәйрәмнәрне халык аеруча үз итә”, - диде Айгөл Хәйруллина.

Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтү зарур, матди булмаган мәдәни мирас объектларын популярлаштыру максатыннан, Нәүрүз бәйрәме 2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан саклана торган объектлар исемлегенә кертелде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев