Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәүрүз килде – яз җитте

Бөтен фарсы һәм төрки дөньяга кушылып, Биектау районында да яз җитүен - Нәүрүзне бәйрәм иттеләр. Бәйрәм кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка, 21 мартка, туры килә. Халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән бәйрәм район үзәгенең Җиңү паркында гөрләде. Халыкны тәмле пылау һәм башка милли ризыклар каршы алды. Бәйрәмгә килүчеләр Нәүрүзгә...

Бөтен фарсы һәм төрки дөньяга кушылып, Биектау районында да яз җитүен - Нәүрүзне бәйрәм иттеләр. Бәйрәм кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка, 21 мартка, туры килә.
Халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән бәйрәм район үзәгенең Җиңү паркында гөрләде. Халыкны тәмле пылау һәм башка милли ризыклар каршы алды. Бәйрәмгә килүчеләр Нәүрүзгә әзерләнә торган тәм-томнар белән сыйланды. Теләгән кешеләр милли уеннарда катнашып, күңел ачты.
Бу көн - Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Бу көнне яңа ел башлана. Биектау районында да Нәүрүзне татарлар белән берлектә барлык мөселман халыклары каршы алды.
"Афәрин" төркеме Биектау халкына бик яхшы таныш. Аларның җырлары бер генә кешене дә битараф калдырмый. Бәйрәмдә җырчылар яз турында җырлар җырладылар, Нәүрүз бәйрәме, аның тарихы турында сөйләделәр.
"Нәүрүз - ул кыш белән язның көч сынашкан мәле. Без беләбез, яз барыбыр җиңәчәк, ул киләчәк", - ди Әнвәр Ханнанов.
Биектау районының 2-нче санлы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Вафина бәйрәмгә үзенең оныклары белән килгән иде. "Районда мондый рухтагы бәйрәмнәр еш уздырыла башлады. Андый чаралар рухи бердәмлеккә илтә, халыкны берләштерә, балаларыбызны үзебезнең гореф-гадәтләребез белән якыннанрак таныштырырга ярдәм итә. Элек бу көнне балалар өйдән өйгә йөреп, күчтәнәчләр, бүләкләр җыйганнар. Кешеләр бер-берсенә иминлек, тынычлык, сәламәтлек теләгән. Һәркем бу көнне изге эшләр белән башлаган", - ди Зөлфия Вафина.
Әйтергә кирәк, Татарстанда Нәүрүз, 2014 елдан, славян халыкларындагы Май чабу (Масленица) кебек үк, республика статусын алды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев