Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән ихластан котлауларыбызны кабул итегез! Россия календаренда яңа дата барлыкка килү очраклы гына түгел - бу бәйрәмне гамәлгә кую җирле хакимият вәкилләренең зур тырышлык сорый торган көндәлек эшенә дәүләтнең игътибары турында сөйли. Хуҗалыкның төрле тармакларында эшне оештыру:...

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән ихластан котлауларыбызны кабул итегез!

Россия календаренда яңа дата барлыкка килү очраклы гына түгел - бу бәйрәмне гамәлгә кую җирле хакимият вәкилләренең зур тырышлык сорый торган көндәлек эшенә дәүләтнең игътибары турында сөйли. Хуҗалыкның төрле тармакларында эшне оештыру: торак пунктларны төзекләндерү булсынмы, җәмәгать тәртибен саклаумы, халыкны коммуналь хезмәтләр һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү, территорияне социаль-икътисади яктан үстерү һәм башка бик күп эшләр җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең бурычларына керә. Бу мәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарәнең җитәкчесеннән һәм гади хезмәткәрләреннән киңкырлы белем, зур җаваплылык һәм сабырлык сорый. Канәгатьлек белән әйтә алам: кадрларыбызның күбесе бу таләпләргә җавап бирә.

Хөрмәтле авыл җирлекләре хезмәткәрләре! Җирле үзидарәне ныгыту, аның финанс ягыннан тәэмин ителешен һәм ресурс мөмкинлекләрен киңәйтү буенча күп эшләр башкарасыбыз бар әле. Чөнки күп кенә җитештерү һәм социаль-көн-күреш мәсьәләләрен хәл итү җирле үзидарә системасының никадәр нәтиҗәле булуыннан тора бит.

Хөрмәтле коллегалар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, халыкка намуслы хезмәт итү кебек авыр һәм җаваплы эшегездә һөнәри уңышлар, Татарстан һәм үзебезнең Биектау районы үсеше хакына яңа казанышлар телим.

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН,

Биектау муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев