Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әниләр һәм бәбиләр сәламәт һәм бәхетле булсын

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Быел бу көнне "Өмет" Үзә-генең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалары белән әти-әниләрне чәй табыны янына чакырдылар. Очрашуны Үзәк директоры Люция Гобәйдуллина ачты. Ул кадерле кунакларны бәйрәм белән котлады, һәркайсына иминлек, сәламәтлек теләде. Форсаттан файдаланып, ул гаиләгә социаль...

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Быел бу көнне "Өмет" Үзә-генең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалары белән әти-әниләрне чәй табыны янына чакырдылар.

Очрашуны Үзәк директоры Люция Гобәйдуллина ачты. Ул кадерле кунакларны бәйрәм белән котлады, һәркайсына иминлек, сәламәтлек теләде.

Форсаттан файдаланып, ул гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү чаралары һәм үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. Аннары җыелучыларны сенсор бүлмәсенә чакырдылар, анда балалар рәхәтләнеп уйнадылар.

Очрашуга килгән әниләр Үзәктән, мондый чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев