Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Навигаторга ышансаң...

Шоферларга юл күрсәтә торган, алай гына да түгел, ничә метрдан соң кая борылырга кирәклеген дә әйтеп бара торган приборлар күп хәзер. Руль артындагы кеше шундый җансыз приборларга сукырларча табына, бары тик шул прибор гына аны кирәкле урынга алып барып җиткерә, дип ышана. Әмма кайбер очракта навигатор “төп башына” да утыртып калдыра.

Биектау районы Макаровка авылы халкы мондый күренешне көн саен, сәгать саен күзәтә. Эш шунда ки, логопаркка барырга тиешле машиналарны юл күрсәтә торган электрон прибор Макаровка авылына алып керә. Югыйсә, логопаркка бару юнәлешен күрсәтә торган юл билгеләре дә тиешле урында тора. Әмма шоферлар навигатор мәгълүматына гына табына һәм авыл аша логопаркка барып җитәргә ниятли. Авылга кергәч тә юл тарая бара. Кайбер йөк машиналары беренче тыкрыкта ук каршылыкка очрый. Ә алга таба машиналарны текә тау көтеп тора. Олы йөк машиналары өчен мондый тау куркыныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Макаровка авылында яшәүче Андрей Копцев, иң беренче чиратта, авыл юлы өчен түгел, шоферлар өчен борчыла: “Навигаторга шул дәрәҗәдә ышанырга кирәк түгел, дип уйлыйм. Шоферлар үзләре үк юл тоткынына әверелә биредә, - ди ул. - Гаеп логопаркның юридик адресында булса кирәк. Чөнки ул Макаровка авылы, Березовая урамында урнашкан. Шул рәвешле навигатор шоферларны “адаштыра” да инде”.

Макаровка авылына керү юлында логопаркның кай тарафта икәнлеген күрсәтә торган юл билгеләре урнаштырылган. Логопаркка илтә торган юл авылны читләтеп уза. Әмма шоферлар юл билгеләренә игътибар итмиләр. Авыл эченә кереп, “капкынга” эләккән машиналарга кире чыгарга комачаулык итәләр, болай да тар гына авыл урамында “бөкеләр” барлыкка килә. “Узган атнада урамда кар чистарта торган машина да туктап калды, - ди Андрей Копцев. - Урамда “бөке” хасил булды. Шул сәбәпле авыру баланы хастаханәгә алып бара торган ашыгыч ярдәм машинасы да уза алмады. Бәхеткә, бер мәрхәмәтле авыл кешесе баланы ашыгыч ярдәм машинасыннан алып, үз машинасында хастаханәгә алып китте. Ә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы 4 сәгатьләп “бөкедә” утырырга мәҗбүр булды. Төнге сәгать бердә генә авыл халкы медицина машинасын “азат” итә алды”.

Реклама

Мондый хәлиткеч вакыйгалар Макаровка авылында даими рәвештә кабатланып тора. Семиозерка авыл җирлеге башлыгы Илья Корнилов проблеманы хәл итү юлларын да тәкъдим итә. “Моның өчен авыр йөк машиналарының авылга керүен тыя торган билге һәм шоферларга алда текә тау барлыгын искәртә торган юл билгесе кую җитә”, - ди авыл җирлеге башлыгы. Билгеләр урнаштырган очракта йөк машиналары шоферларын административ җавапка тарту мөмкинлеге дә булачак. Мондый юл билгеләрен урнаштыруны килештерү вакыты тагын берничә айга сузылачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев