Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Наркотик матдәләрне законсыз алган һәм саклаган гражданинга карата гаепләү нәтиҗәсе чыгарылды

Биектау районы прокуратурасы 33 яшьлек С.га карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228 маддәсе 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять (шактый зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз алу, сату максатын күздә тотмыйча саклау) кылуда гаепләнә. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, С., наркотик матдәләрне шактый зур күләмдә законсыз...

Биектау районы прокуратурасы 33 яшьлек С.га карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228 маддәсе 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять (шактый зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз алу, сату максатын күздә тотмыйча саклау) кылуда гаепләнә.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, С., наркотик матдәләрне шактый зур күләмдә законсыз алуны, сату максатын күздә тотмыйча, саклауга юнәлтелгән ачыктан-ачык ният буенча эш итеп, 2016 елның 23 нче августында 10.30дан 17.30га кадәрге вакыт аралыгында Казан шәһәрендәге үсмерләр клубы янында кем икәнлеге ачыкланмаган кешедән законсыз рәвештә йөрәк мускулларына кире элекке хәленә кайтарып булмаслык зыян китерүе, паранойа, акыл зәгыйфьлеге һ.б. тайпылышлар китереп чыгаруы белән куркыныч наркотик матдә сатып алган. Аны шушы ук көнне 17.40та "Мәк-2016" профилактик операциясен уздыру кысаларында Биектау районының Каменка поселогында Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганга кадәр кыска чалбарының (шорты) тышкы уң кесәсендә законсыз саклаган.

Реклама

С.га карата килү турында сүз бирү төсендә (обязательство о явке) процессуаль мәҗбүр итү чарасы кулланылды. Җинаять эше карап тикшерү өчен Биектау районы судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев