Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Наркоконтроль тыңлый!

18 - 28 мартта Татарстанда наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар - хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенең беренче этабы узды. Әлеге акция наркомания проблемасына халыкның игътибарын җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтү, наркотиклар сатучыларга һәм наркопритон тотучыларга карата җәмәгатьчелекнең тискәре мөнәсәбәтен булдыру максаты белән 6 елдан бирле уздырыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык...

18 - 28 мартта Татарстанда наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар - хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенең беренче этабы узды.

Әлеге акция наркомания проблемасына халыкның игътибарын җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтү, наркотиклар сатучыларга һәм наркопритон тотучыларга карата җәмәгатьчелекнең тискәре мөнәсәбәтен булдыру максаты белән 6 елдан бирле уздырыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык наркотикларга бәйле хәлгә борчыла һәм шушы өлкәдәге җинаять фактлары турында Идарәнең "ышаныч телефоннарына" бик теләп шалтырата.

Наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы мәгълүматны наркополицейскийлар көн саен кабул итәләр. Бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмый. Закон нигезендә аларның һәркайсы мәҗбүри рәвештә тикшерелергә тиеш. Узган ел гына да акция барышында "ышаныч телефон"ына 465 тапкыр шалтыраттылар, аларның яртысыннан күбрәге наркотикларга бәйлеләрне дәвалауга һәм реабилитацияләүгә кагылышлы булды. Наркотик һәм психотроп матдәләр сату фактлары турында да шалтыратулар булды, андыйлар 141. Наркоконтроль идарәсе шушы көннәрдә 102 җинаять эше кузгатты һәм административ хокук тәртибе бозу турында 77 протокол төзелде.

Түбән Камада бер сизгер кеше шалтыратуы нәтиҗәсендә тарта торган катнашмалар сату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркем таркатылды. Егетләр наркоконтроль хезмәткәренә наркотик матдә салынган төргәкне сатарга маташканда җинаять өстендә тоткарландылар. Кулга алынучыларның берсенең квартирасын тентегән вакытта тагын 700 граммнан күбрәк синтетик наркотик табылды.

Бөгелмә шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз шалтыратканнан соң марихуана сатучы ир-ат тоткарланды. Тоткарланган вакытта наркотиклар кулланган иде һәм моны соңыннан уздырган медицина тикшерүе дә раслады. Наркоконтроль хезмәткәрләре тоткарланган кешенең квартирасында 1,5 килограммнан күбрәк марихуана таптылар. Бу ир-атка 10 елга кадәрле срокка ирегеннән мәхрүм итү яный.

Бу әле гражданнарның уяулыгы һәм аңлылыгы аркасында безгә хокук бозуны ачыкларга, явызларны тоткарларга, наркопритоннарны юк итәргә мөмкин булган ике очрак кына.

Беркем дә үзен наркотиклар булган җирдә имин хис итәргә тиеш түгел һәм хис итә алмый да, ә безнең заманда, кызганычка каршы, алар киң таралган, бу исә киләчәгебезгә куркыныч тудыра. Шуңа күрә мондый чараларны ешрак уздырырга кирәк, "XXI нче гасыр чумасы"н уртак тырышлык белән генә җиңә алачакбыз.

Безнең "ышаныч телефоннары" (843) 274-30-30, 273-43-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев