Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Наилә Гайнетдинова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Наилә Гайнетдинова. Балалар- ул бәхет. Гайнетдиновлар гаиләсендә бәхет башкаларныкына караганда берничә тапкырга артыграк. Зур гаилә- тагын да зуррак бәхет. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы Наилә...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Наилә Гайнетдинова.

Балалар- ул бәхет. Гайнетдиновлар гаиләсендә бәхет башкаларныкына караганда берничә тапкырга артыграк. Зур гаилә- тагын да зуррак бәхет. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы Наилә күпбалалы әни. Әни булу һәр хатын-кызның бурычы, ә күп бала өчен әни булу сирәк бүләк. Күп балалы әниләрне күп еллык әзерлеге булган спортчылар белән тиңлиләр. Ул киң профильдәге белгеч - шәфкать туташы, табиб, психолог, пешекче. Наилә Гайнетдинованың гаиләсе ялларын бик күңелле уздыралар: сәяхәт итәләр, нидер ясыйлар, утырталар, уңыш җыялар.

Зур гаиләдәге иң беренче кагыйдә - бер кеше бөтен кеше өчен, з күп кеше бер кеше өчен җавап бирүдә. Наиләгә яхшы хәбәрләр, бәхет, саулык-сәламәтлек, балалалар хәсрәте күрми озак яшәвен телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев