Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Начар ис әсирлегендә... (ФОТО, ВИДЕО)

Инде менә ике атна Биектау авылы Энергетиклар урамы 19 нчы йорт адресы буенча яшәүчеләр канализация чокырыннан су агып утыруыннан интегә. Бигрәк тә иртән һәм кичләрен су күп итеп ага башлый. Якын тирәгә начар ис тарала. Йортта яшәүчеләр төрле истанцияләргә: идарә кампаниясенә дә, торак инспекциясенә дә мөрәҗәгать итеп тә өлгергәннәр инде,...

Инде менә ике атна Биектау авылы Энергетиклар урамы 19 нчы йорт адресы буенча яшәүчеләр канализация чокырыннан су агып утыруыннан интегә. Бигрәк тә иртән һәм кичләрен су күп итеп ага башлый. Якын тирәгә начар ис тарала. Йортта яшәүчеләр төрле истанцияләргә: идарә кампаниясенә дә, торак инспекциясенә дә мөрәҗәгать итеп тә өлгергәннәр инде, тик бернинди нәтиҗә юк. Су ничек аккан булса, шулай ага бирә.

Әлеге хәлгә ачыклык кертергә теләп, без әлеге йорт өчен җавап бирүче оешмалар белән элемтәгә кердек.

- Әйе, канализация чокырыннан су агып утыруы турында без беләбез. Әлеге проблема "Биектау районы коммуналь челтәрләре"нә карый. Чөнки безнең оешмалар арасындагы килешү нигезендә, безнең вәкаләтләр өйнең стенасы белән чикләнә. Өйнең һәр этажын, фатирларны су белән тәэмин итү безнең эш. Әлеге проблема турында коммуналь челтәрләргә хәбәр ителде", - дип белдерде "Вавилон-сервис" директоры Илшат Шакиров.

Ә "Биектау районы коммуналь челтәрләре" директоры Руслан Алиев менә нәрсә диде:

- Суны автоматик рәвештә агыза торган канализация насос станциясе (КНС) ватылган. Аны ремонтлау бик кыйбатка төшә. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге КНС безнең оешмага карамый. Тик шулай да йортта яшәүчеләрне мондый уңайсыз хәлдә без калдыра алмыйбыз. Шунлыктан, "Биектау районы коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре машина белән килеп җыелган суны насос белән суырталар.
Ә КНСка килгәндә, ул ремонтка бер коммерция оешмасына бирелгән, якын арада аның белән дә эш хәл ителер дип уйлыйбыз. Ә КНС ремонттан кайтканчы, без машиналар белән суны суыртып торачакбыз", - диде ул.

Әлеге проблеманың чишелешен без күз уңында тотачакбыз. "Биектау" медиахолдингында эшләүче "Кайнар линия" телефонын исегезгә төшерәбез: 2-36-59

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев