Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕКЛӘР СЪЕЗДЫ БУЛДЫ

Яңа ел алдыннан Казанда узган муниципаль берәмлекләр Советы съездында авылда тормышны яхшырту юллары турында фикер алыштылар. Биектаудан форумда муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, барлык егерме тугыз авыл җирлеге башлыклары катнашты. Бу көнне съездда Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров чыгыш ясады. Ул авыл җирлегенең эш...

Яңа ел алдыннан Казанда узган муниципаль берәмлекләр Советы съездында авылда тормышны яхшырту юллары турында фикер алыштылар.
Биектаудан форумда муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, барлык егерме тугыз авыл җирлеге башлыклары катнашты. Бу көнне съездда Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров чыгыш ясады. Ул авыл җирлегенең эш активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында сөйләде. Дачное авыл җирлеге башлыгы Евгений Ларинга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерү өчен" медален тапшырды. Съезд трибунасыннан Биектау авыл җирлеге башлыгы вазифасында озак еллар эшләүче Геннадий Беспаловның нәтиҗәле хезмәте билгеләп үтелде.
Съезд азагында Биектау районына башка районнар белән беррәттән ике җиңел автомобиль бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев