Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәскәүдә складта көчле янгын: 8 янгын сүндерүче хәбәрсез югалган

Бу минутларга РФ Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының Мәскәү буенча идарәсе янгынның сүндерелүе турында хәбәр итә, югалган кешеләрне эзләү бара. Мәскәү көнчыгышындагы Гольяново районында урнашкан пластмасса эшләнмәләре складында чыккан көчле янгын сүндерелгән, хәзер хәрәбәләрне тикшерү бара. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча идарәсе Twitter челтәрендәге микроблогында хәбәр итә....

Бу минутларга РФ Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының Мәскәү буенча идарәсе янгынның сүндерелүе турында хәбәр итә, югалган кешеләрне эзләү бара.

Мәскәү көнчыгышындагы Гольяново районында урнашкан пластмасса эшләнмәләре складында чыккан көчле янгын сүндерелгән, хәзер хәрәбәләрне тикшерү бара. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча идарәсе Twitter челтәрендәге микроблогында хәбәр итә.

Янгынны сүндерүдә 160 коткаручы һәм 46 техника берәмлеге катнашкан, янгын мәйданы 4 мең квадрат метрга җиткән булган, бинаның түбәсе ишелгән. 8 янгын сүндерүче элемтәгә чыкмый, дип яза РИА Новости. Пластмасса януын гадәти ысуллар белән туктатып булмаганлыктан, янгын сүндерүчеләр күбек атакасы ярдәмендә бинага кислород керүне туктатырга карар кылганнар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, югалган янгын сүндерүчеләрне эзләү бара. Коткаручылар фикеренчә, алар түбә ишелгән вакытта һәлак булырга мөмкин.

Янгын чыккан бинага иң якын торак йорт 500 метр ераклыкта урнашкан, анда яшәүчеләргә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча идарәсе рәисе урынбасары Сергей Лысиков сүзләре буенча, складта хәбәр бирү һәм янгын сүндерү автоматик системалары булмаган. Хәзер Җинаять кодексының 219 маддәсенең 3 бүлеге буенча (Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү) җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты берничә версияне карый - ут белән саксыз эш итү һәм кыска ялганыш.

Шаһитлар сөйләвенчә, янгын кисәк кенә башланган, склад ишекләреннән анда эшләүче хатын-кызлар йөгереп чыга башлаганнар. "Алар бик тиз йөгереп чыктылар һәм чәйнек, электр чыбыклары януы турында кычкырырга тотындылар. Янгынны бу кадәр җитди дип тә уйламаган идек", - дип сөйләгән шаһитлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев