Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бөтен дөньяда мөселманнар Рамазан ае төгәлләнүне - Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан Биектау районының барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре сөйләнде һәм намаз укылды.

Районның төп бәйрәм чарасы “Бердәмлек” Ислам үзәгендә булды. Анда район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. “Бердәмлек” Ислам үзәгенә 200дән күбрәк кеше җыелды. Беренче намаз иртәнге сәгать 3тә укылды.

- Һәммәгезгә дә бәхет, сәламәтлек, сөенечләр телим. Ходай Тәгалә барыгызны да күңелсезлекләр, бәла-казалардан сакласын. Бәхетсезлеккә юлыгучылар оҗмахка эләксеннәр, - дигән матур теләкләр белән сәламләде диндарларны Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Ураза бәйрәмендә дин тотучыларның иртәсе таң атканчы, төнге сәгать икедә башланды. Абзаловлар гаиләсендә дә нәкъ менә шулай булды, чөнки алар өчен әлеге бәйрәм - иң мөһим, иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә башлыгы өчен ислам - моннан биш ел элек күңел кушуы буенча сайланган юл.

Мәчеттә узган бәйрәм намазыннан соң Айрат өенә ашыга, чөнки аны анда балалары Зөлфия белән Искәндәр һәм хатыны Алсу көтә. Тормыш иптәше дә, әлбәттә, намазын калдырмый, әмма дин кануннары буенча хатынкызларга хас булганча, ул аны өендә укый һәм табын хәстәрли башлый. Барлык ризыклар алдан ук әзерләп куелган, аларны җылытып аласы гына бар. Ураза бәйрәме алар өчен әле шәхси бәйрәм дә.

- Башта ислам юлына Айрат басты, аннары кызыбыз. Ә минем юл нәкъ менә ураза вакытында башланды. Шунлыктан Рамазан ае минем өчен аеруча көтеп алынган һәм кадерле бәйрәм, - диде Алсу Абзалова.

Ураза күпләр өчен ашамый тору белән бәйле, әмма дингә бирелгән кеше өчен бу - ризыктан баш тарту гына түгел. Догалар укып, начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән баш тартып һәм тискәре фикерләрне куып, кеше үзен үзе тәрбияли һәм Аллаһыга якыная башлый.

Уразаны һәркем дә, хәтта намаз укымаган кеше дә тота ала, чөнки ул исламның аерым бер баганасы, терәге булып тора.

- Ураза ул - беренче чиратта акылның нәфестән, күңелнең тискәре сыйфатларыннан өстенлек итүе, ягъни ул акылыңны, уй-фикерләреңне тәрбияләү, сафландыру, нәфесеңне йөгәнләү. Һәм шушылар аша Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу, - дип, үз фикерен белдерде Айрат Абзалов.

Гаиләдә күңел күтәренкелеге, җанга ятышлы атмосфера булсын өчен әти-әниләр мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Болар - зәвык белән матур итеп киенү, тәмле ризыклар һәм, әлбәттә инде, теләсә кайсы бәйрәмгә хас булганча - балаларны сөендерү, аларга бүләкләр бирү.

Зөлфиягә әле нибары 11 генә яшь, әтисе эзеннән ул да дин юлына баскан.

- Беренче тапкыр мин уразаны узган ел тоттым. Әти-әнием башта минем бу фикеремә каршы булды. Әмма минем омтылыш шулкадәр көчле иде, шунлыктан теләгемне кире какмадылар. Быел беренче көнне кыенрак булды булуын, әмма аннары ияләндем, - диде Зөлфия үзе.

Өйдә бергәләшеп, гөрләшепаралашып чәй эчкәннән соң гаилә гадәттә мөселманнарның иң якты бәйрәме белән котлау өчен туган-тумачаларына кунакка җыена башлый.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев