Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мошенниклар корбаны булудан сакланыгыз!

Бүгенге көн Остап Бендерлары кеше алдауның ​ яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгара. Хәзерге көндә алар ​ инде челтәрле элемтә аша кеше талый башладылар. Мошенниклыкның төрле төрләрен кулланып, тиз ышанучан гражданнарны алдаулары турында телевидение, радио, газета, интернет аша әледән-әле кисәтеп, уяу булырга чакырып торуларына карамастан, алар тозагына эләгүчеләр саны кимеми. Телефон мошенниклары акча “эшләү” өчен кешеләрне стресс хәленә китерсә, интернет аша эшләүче аферистлар бәндәнең тиз арада күп акча эшләп алырга кызыгуыннан файдаланалар. Мошенниклар тиз генә акчаны кулга төшерәләр һәм юкка чыгалар.

Күптән түгел генә Биектау районында яшәүче бер ханым мошенниклар тозагына эләгә. Ханым күптән инде «шпиц» токымлы эт алу турында хыяллана. «Авито» сайтында шундый көчек сатылуы турында игълан күрә һәм, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска дип, тиз генә сатучылар белән элемтәгә керә. Игъланда күрсәтелгән телефон хуҗалары үзләренең ​ Чуаш Республикасында яшәүләренә, көчек баласын Биектауга - ханымның өенә үк китереп бирәчәкләренә ышандыралар. Әмма сатучылар бер шарт куя: ханым аларга акчаның күпмедер өлешен алдан түләп куярга тиеш. Мошенник аңа үзенең карта номерын әйтә һәм ханым шул картага 5 мең сум акча күчерә. Сатучылар ике як алдан килешкән вакытка көчекне Биектауга алып килергә тиеш була. Сатучы белән сатып алучы бары тик «Ватсап» мессенджеры аша гына аралаша. ​ Ханым билгеләнгән вакытта үзенең дүрт аяклы яңа дустын түземсезлек белән көтә башлый. Әмма сатучылар күренми. Ханым алар белән яңадан элемтәгә керә. «Ватсап»та яңа хәбәр – “көчекнең ​ документларын рәсмиләштерү өчен тагын 5000 сум акча кирәк”. Ханым беркадәр икеләнеп тә ала, шуңа да карамастан, ул ​ тагын 5000 сум акча күчерә. Көчекне икенче көнне дә алып килмиләр. Ханым сатучылар белән тагын элемтәгә керергә уйлый, әмма телефон җавап бирми. Шунда гына ул үзенең алданганлыгын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге алдау очрагы буенча РФ җинаять кодексының 159 мәддәсе, 2 бүлеге («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатыла. Биектау районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре оператив рәвештә эзләнү эшләре алып бара һәм ханымны алдаган гражданинның чынлап та ​ Чуаш Республикасында яшәгәнлеге ачыклана. Ул Чуашстанның Алатырь шәһәрендә кулга алына.

Хөрмәтле биектаулылар! Тикшерелмәгән, белмәгән сайтлар аша товар алмагыз! Ниндидер хезмәтләр өчен алдан түләп куюны сораган кешеләргә дә акча күчермәгез, ә нидер сатарга, яисә сатып алырга ниятләгән очракта, аларның үзләре белән шәхсән очрашуны таләп итегез.

Биектау районы эчке эшләр бүлеге​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев