Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мобиль кабул итү пунктлары үз эшләрен дәвам итә

Биектау районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшләвен дәвам итә. Бүген әлеге төркем Бөреле авыл җирлегендә булды, аннан Мүлмә һәм иске Казанга юл тотты. Мобиль кабул итү пунктлары- хөкүмәт һәм халык арасында үзенә күрә күпер ролен үти. Халык үз сораулары һәм тәкъдимнәре белән әлеге мобиль кабул итү пунктларына...

Биектау районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшләвен дәвам итә. Бүген әлеге төркем Бөреле авыл җирлегендә булды, аннан Мүлмә һәм иске Казанга юл тотты.
Мобиль кабул итү пунктлары- хөкүмәт һәм халык арасында үзенә күрә күпер ролен үти. Халык үз сораулары һәм тәкъдимнәре белән әлеге мобиль кабул итү пунктларына мөрәҗәгать итә. Монда авыл эчендәге юллар, газ һәм су белән тәэмин итү кебек сораулар керә.
Мәсәлән, Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов тимер юл аша үз транспортын белән чыкканда, кичүдә озак тору сәбәпле вакытның бушка китүен әйтеп китте. Әгәр дә тимер юлны урап уза торган яңа юл салынса кешеләргә дә, җитештерүче тармакларга да яхшырак булыр иде дигән фикер җиткерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев