Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында узган спартакиада иң яхшы спортчыларны билгеләде

«Биектау» спорткомплексында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спартакиада узды. Спартакиада инвалидлар декадасы кысаларында уздырылды. Спорт чарасын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров катнашты. Ул бүгенге ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде, шулай ук районның инвалидлар җәмгыяте рәисе һәм сәркатибенә Рәхмәт хатларын тапшырды. Ярышларда Биектауның төрле авылларыннан, район үзәгеннән 25ләп спортчы...

«Биектау» спорткомплексында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спартакиада узды.

Спартакиада инвалидлар декадасы кысаларында уздырылды.

Спорт чарасын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров катнашты. Ул бүгенге ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде, шулай ук районның инвалидлар җәмгыяте рәисе һәм сәркатибенә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ярышларда Биектауның төрле авылларыннан, район үзәгеннән 25ләп спортчы катнашты.

Спортчылар төрле төр ярышларда: өстәл теннисы, бадминтон, кәрҗингә туплар кертүдә ярыштылар, шулай ук Казан шәһәре командасы белән волейбол уены да узды.

Чара ахырында спортчыларның барсына да бүләкләр бирелде, шулай ук спорт чарасын оештыручылар спортчыларга тәм-томнар белән чәй эчерттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев