Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мүлмә мәктәбендә "Кышкы бакча" эшли (ФОТО)

Ниһаять, килде ул көн! Нинди көн, дисезме? Без күптән көткән көн. Уку елы башында бер төркем укытучылар һәм укучылар мәктәбебездә "Кышкы бакча" проекты оештырырга уйладылар. Бу мавыктыргыч проект күпләрне кызыксындырды. Ләкин аны оештыру өчен вакыт һәм күп көч таләп ителә иде. Укытучылар Флюра Әхмәтҗанова, Розалия Минһаҗетдинова, Һиндия Сәләхова укучылар белән...

Ниһаять, килде ул көн! Нинди көн, дисезме? Без күптән көткән көн. Уку елы башында бер төркем укытучылар һәм укучылар мәктәбебездә "Кышкы бакча" проекты оештырырга уйладылар. Бу мавыктыргыч проект күпләрне кызыксындырды. Ләкин аны оештыру өчен вакыт һәм күп көч таләп ителә иде.

Укытучылар Флюра Әхмәтҗанова, Розалия Минһаҗетдинова, Һиндия Сәләхова укучылар белән бергәләшеп, кызыклы идеяләрне тормышка ашыру - мәктәбебезне ямьләндерү, яшелләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Бакчада көзен чәчәк атып утырган күп чәчәкләр хәзер мәктәбебезнең тәрәзә төпләрен бизи. Шулай ук укучылар, укытучылар, берсеннән-берсе матур гөлләр утыртып, безне куандырдылар. Бу эш бик җиңел булмагандыр, әлбәттә. Чөнки гөлләрне утыртып кына эш бетми, аларны көндәлек күзәтеп торырга, су сибәргә, тәрбияләргә, һәрберсенең серенә төшенергә кирәк.

Хәзерге көндә безнең мәктәптә искиткеч "Кышкы бакча" бар. Аллы-гөлле чәчәкләр, матур-матур үсентеләр белән ул мәктәбебезгә ямь өстәп тора. Технология укытучысы Данис Салихҗанов гөлләрне матур итеп урнаштырырга киштәләр ясап куйды. Кышкы бакчаны төрле яктырткычлар белән яктыртып, уртасына "фонтан", "шарлавык" ясап куйдылар. Бакча чәчәкләре, бүлмә гөлләре турында рус һәм татар телендә әдәби альманах чыгардылар. Бу альманахта матур шигырьләр, әкиятләр, кызыклы хикәяләр һәм укучыларга кирәкле мәгълүмат урын алды.

Реклама

Ноябрь азагында "Кышкы бакчаны" ачу тантанасы булды. Мәктәбебездәге һәр кеше "Кышкы бакча"га кереп, рәхәтләнеп ял итә, күңеленә ләззәт ала ала. Бу матур бакчаны оештыруга укытучылар да, укучылар да зур өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев