Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпләрдә укулар яңа форматта бара

Бөтен илләр һәм континентларны яулап алган коронавирус пандемиясе мәгариф системасына да үзгәрешләр кертте. Россиядә, язгы каникуллар тәмамланганнан соң, укучыларны дистанцион укытуга күчерергә дигән карар кабул ителде.

Яңа форматтагы дəреслəр махсус онлайнплатформаларда уза. Дистанцион укыту - бөтенлəй өр-яңа тəҗрибə һəм күнекмəлəр. Биектау районында 635 педагог 5437 укучы өчен онлайн-дəреслəр алып бара. Һəр дəреснең дəвамлылыгы 30 минуттан артмый.

Берничə атна буена яңа форматта белем биргəннəн соң шуны билгелəп үтəргə була - укытучылар һəм укучылар күп нəрсəлəргə өйрəнделəр, дистанцион укытуның уңай якларын да күрделəр. Биектау укучылары өйлəрендə видеоэлемтə өчен ө с - тəмəлəр ярдəмендə шөгыльлəнəлəр.

Реклама

Район Башлыгы Рөстəм Кəлимуллин Бөреле урта гомуми белем бирү мəктəбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен видеорежимда уздырылган əдəбият дəресендə булды. Ул дистанцион укытуның сыйфатын тикшерде, сыйныф җитəкчесе һəм укучылар белəн аралашты. Балалар мəктəпне сагынулары, мондый форматта укуы авыр булса да, барлык кыенлыкларны уңышлы рəвештə җиңə барулары турында сөйлəделəр. Укытучыларның бүгенге көндə медицина хезмəткəрлəре шикелле алгы сызыкта булуларын, а л а р га , д ө н ь я д а г ы катлаулы хəлгə карамастан, балаларга белем бирү буенча зур җаваплылык йөклəнүен билгелəп үтəргə кирəк. Безнең педагоглар үз эшлəреннең осталары һəм алар телəсə нинди алымнар белəн эшли алалар. Бүгенге кыенлыклар кайчан да булса бетəр. Педагоглар һəм укучылар бергəлəп барлык кыенлыкларны җиңəрлəр. Чөнки заман технологиялəрен кулланып, дистанцион юл белəн дə сыйфатлы белем бирергə мөмкин, ə монысы исə яңа тəҗрибə һəм яңа күнекмəлəр.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев