Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпләрдә иминлек чараларының үтәлеше җентекләп тикшерелде

Шушы көннәрдә Биектау районы башкарма комитетында 11 нче майда Казандагы 175 нче гимназиядә булган коточкыч вакыйга эзеннән террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды. Мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә кайбер җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Мәктәп директорлары белән булган җитди сөйләшү барышында алар алдына җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куелды.

Тышкы система буенча урам якны күзәтә торган 8 камера куелган, тагын 12 камера эчке якны күзәтергә тиеш.

Районда куркынычсызлыкның икенче категориясенә туры килә торган бердәнбер мәктәп - Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе. Әлеге уку йортына таләпләр барыннан да күбрәк, чөнки биредә 990 бала белем ала, әле тагын 100 кеше - персонал. Махсус бинага куелган тышкы һәм эчке күзәтү камералары аша бинага керүче бөтен кешене күрергә була. Әгәр дә каравылчы ниндидер куркыныч янавын сизә икән, гадәти вакытта ачык торучы яки электрон карточка ярдәмендә ачылучы турникетларны автомат рәвештә ябып куя. Шулай ук 2 һәм 3 нче категориягә караган барлык мәктәпләрдә хәвеф кнопкалары булырга тиеш.

- Хәвеф сигнализациясе кнопкасы стенага куелган, анда без шалтырата торган барлык оешмаларның - ГХМ, янгын частенең номерлары язылган, - диде Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Рамил Гаязов.

Мәктәптә тиз арада тавыш белән хәбәр итү җайланмасы да бар. Моның өчен ике динамик куелган. Һәр классның ишеге тышкы яктан да, эчке яктан да бикләнә, монысын да үзебез тикшереп карадык. Әмма бинада меңнән артык кеше булу - зур җаваплылык, шуңа күрә мәктәп директоры үз мәктәбен саклауны тагын да ныгытырга уйлый.

- Якын арада без уку йортының өстәмә төп керү урыннары булачак территориясен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк тагын 8 камера урнаштырырга уйлыйбыз. Бу килүче кешенең йөзе күренеп торсын өчен эшләнә. Капкаларга һәм керү ишекләренә магнит бикләр куячакбыз, - дип өстәде Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Рамил Гаязов.

12 нче майда ук инде район прокуратурасы республика прокуратурасы күрсәтмәсен үтәү максаты белән районның утыз бер гомуми урта белем бирү мәктәбен тикшерү эшләрен башлап җибәрде. Сак булуны, видеокүзәтү камералары, эвакуация системалары булуны һәм башка күп нәрсәләрне тикшерде. Шактый җитешсезлекләр булуы ачыкланды, аларның иң мөһиме - 2 һәм 3 категориягә караган мәктәпләрдә профессиональ сак булмау. 2 нче категория мәктәбе бездә бер - Биектауның 4 нче мәктәбе, 3 һәм 4 категория мәктәпләр районда 15әр. Сак сүзе шәхси сак предприятиесен, милли гвардияне, яисә профессиональ сакның законда күздә тотылган башка хезмәтләрен аңлата.

- Ра й о н п р о к у р о р ы б а р л ы к җитешсезлекләрне яңа уку елы башлануга бетерү бурычын куйды. Ә моңа мәгълүм күләмдә матди чыгымнар таләп ителәчәк. Акчасыз гына башкарып була торган эшләр кичектергесез рәвештә эшләп куелырга тиеш, - дип ассызыклады Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Гусамов.

Комиссия шулай ук мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә игътибар итте. Әлеге темага кагылышлы җитешсезлекләр хәзерге вакытта гомумиләштерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор күзәтүе чаралары күреләчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев