Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп үзенең укучыларын көтә

Тиздән яңартылган Мүлмә мәктәбе үзенең укучыларын кабул итеп алачак. Балалар коронавирус таралу белән бәйле булган карантинда дистанцион рәвештә укыган чорда һәм җәйге каникул вакытында мәктәптә ремонт эшләре барды. Яңартылган мәктәптә бүген бөтенләй башка мохит хөкем сөрә. Якты, чиста, ямьле классларда, кабинетларда яңартылган парталар үзләренең нәни хуҗаларын көтеп тора.

Быел Мүлмә мәктәбендә 5 сыйныфка барлыгы 7 укучы аяк баса. Шуның кадәр үк бала 1 нче сыйныфка укырга килә. Быелгы уку елында Мүлмә мәктәбендә 90 бала белем алачак. Алар ярты ел буе яраткан мәктәпләре ишеген ачып кермәгән. 1 сентябрь көнен һәр бала түземсезлек белән көтеп тора. Чөнки мәктәп яңартылган, төзекләндерелгән.

Мүлмә мәктәбе директоры Рамил Сәләхов сүзләренә караганда, биредә акча булган саен аны ремонт эшләренә тотарга тырышалар. Быелгы җәйдә мәктәп коридорларына линолеум җәелгән, кабинетларда идән һәм диварлар буялган, парталар матур лак белән капланган, яңалары да кайтартылган.

- Без үзебез дә инде балаларны бик сагындык. Аларны түземсезлек белән көтәбез. Укытучылары - бигрәк тә, - ди Рамил Сәләхов.

Реклама

6 ай дәвамында мәктәптә бик күп матур үзгәрешләр булган. Мәктәп ишегалдында балалар һәм олылар өчен заманча спорт мәйданчыгы төзелгән. Аны әле күптән түгел генә ачканнар. Спорт мәйданчыгында физик культура дәресләре узачак. 1 сентябрь - Белем көнендә узачак тантаналы линейка да стадионда оештырылачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев