Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп яхшы тәэсирләр калдырды

Күптән түгел Биектау районында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Иң башта ул Чыпчык урта мәктәбенә килде. Яңа уку елына капиталь ремонт ясалган мәктәп беренче карашка ук ямьлелеге һәм уңайлылыгы белән матур тәэсирләр калдырды. Җанлы, тормышчан һәм шул ук вакытта эшлекле рух хөкем сөрүе, хезмәттә чыныктырып, яшь, сәламәт,...

Күптән түгел Биектау районында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Иң башта ул Чыпчык урта мәктәбенә килде.

Яңа уку елына капиталь ремонт ясалган мәктәп беренче карашка ук ямьлелеге һәм уңайлылыгы белән матур тәэсирләр калдырды. Җанлы, тормышчан һәм шул ук вакытта эшлекле рух хөкем сөрүе, хезмәттә чыныктырып, яшь, сәламәт, көндәшлеккә сәләтле буынга белем бирергә, тәрбия-ләргә ашкынып торучы укытучылар коллективы - боларның барысын да парламент башлыгы югары бәяләде.

Реклама

Фәрит Хәйрулла улы укытучылар, директор Камил Гыйльфанов, балалар белән аралашты, мәктәпнең Сугыш һәм хезмәт даны музеен, мәктәп яны участогын кызыксынып карады, яңа спорт мәйданчыгында да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев