Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Мирас” татар музыкасы концертын Биектау укытучысы таләбе буенча Сәйдәш маршы тәмамлады

Кичә тамашачы Н.Җиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасы концертының Сәйдәш маршы белән тәмамлануын таләп итте. Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасының икенче концертында тамашачы Татарстан дәүләт симфоник оркестрыннан концертны Сәйдәш маршын белән тәмамлавын таләп итте. Таләпнең башында музыка укытучысы Венера Гыйльметдинова тора иде. "Мирас" фестиваленең беренче концертында Нәҗип Җиһанов музыкасы...

Кичә тамашачы Н.Җиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасы концертының Сәйдәш маршы белән тәмамлануын таләп итте.

Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасының икенче концертында тамашачы Татарстан дәүләт симфоник оркестрыннан концертны Сәйдәш маршын белән тәмамлавын таләп итте. Таләпнең башында музыка укытучысы Венера Гыйльметдинова тора иде.

"Мирас" фестиваленең беренче концертында Нәҗип Җиһанов музыкасы башкарылса, бүген тамашачыга Салих Сәйдәшевның "Кызыл Армия маршы", Александр Ключаревның "Идел симфониясе", Мансур Мозаффаровның "Скрипка белән оркестр өчен 1 нче концерты" һәм Александр Миргородскийның Салих Сәйдәшев җырлары темасына увертюра-фантазиясе яңгырады.

Дирижер - Рөстәм Абәзов.

Уңышлы барган концертка "бис" үзгәреш кертте. Оркестр программаны уйнап бетергәч, тамашачыга "бис" өчен Анатолий Лупповның "Әгәр Моцарт Казанда яшәсә" дигән әсәрен уйный башлады. Тамашачы тынып калды. Күренекле композитор Ренат Еникеев бөтенләй аптырап, урыныннан кузгалып ишеккә таба атлады. Музыка тәмамланды. Әмма тамашачыны оркестрның "Әпипә" мотивларын уйнап җырлавы канәгатьләндерә алмады. Халык концертны Салих Сәйдәшев белән тәмамлануын таләп итә башлады. Таләпнең башында Биектау музыка мәктәбе укытучысы Венера Гыйльметдинова тора иде.

Реклама

"Сез берәү бит", - диде дирижер арткы рәтләрдә ишек янында басып торган Венера Гыйльметдиновага. Юк, ул берәү түгел иде, тамашачы Венера ханымны куәтләп Сәйдәш музыкасын таләп итте.

Оркестр икенче "бис"ка "Кызыл армия маршын" уйный башлады. Дирижер кереп китте. Аның кереп китүен соңыннан оркестрның матбугат үзәге: "Оркестр Сәйдәшне уйнарга әзер иде. Дирижер шуны күрсәтү өчен кереп китте", - дип аңлатты. Анастасия Константинова әйтүенчә, "бис" музыкасын оркестр түгел, дирижер сайлый.

"Мин моңа түзә алмадым. Мин шундый кеше, андый гамәлләрем өчен эләгә дә инде миңа. Мондый концертны андый музыка белән бетерергә ярамый иде. Андый музыканы капустникта гына уйнарга була", - диде соңыннан Венера ханым "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Без үзебезне үзебез хөрмәт итмәсәк, шундый хәлгә калдырачаклар. Капустник белән бетерергә ярамый! Бу бит Казан, татарларның башкаласы. Мин башта елар хәлгә җитттем, аннары, мин әйтәм, тукта әле, нигә елап торырга тиеш, чыгам да кычкырам дим".

Венера Фәнәвил кызы Гыйльметдинова Биектау музыка мәктәбе һәм Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбе укытучысы. Бүгенге "Мирас" татар музыкасы концертына ул балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәләп килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев