Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Министр оештыру эшләренә югары бәя бирде

Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килеп китте. Министрлык башлыгы мәктәпләрдә балаларны кайнар ризыклар белән тәэмин итүнең оештырылуы белән танышты һәм игътибарын Сovid-19 га бәйле рәвештә Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүенә юнәлтте. Белемнәрне тиешенчә үзләштерүдә, тырышып укуда көндезге ашка тәмле ризыклар булуы да мөһим роль уйный. Нәкъ менә шуның өчен дә белем бирү учреждениеләренең күпчелегендә туклану мәсьәләсе алгы планга куела. Ул төрле мәктәпләрдә төрлечә. Әлдермеш авылында һәм Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучыларны ничек ашаталар икән?

Әлдермеш гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучыларны кайнар ризыклар белән тукландыру рационында туклыклылык, файдалылык ягыннан тигезлек сакланган ике атналык меню төзелә. Әйтик, шимбә көненә пилмән пешерү планлаштырылган булса, аның янына табыннарга яшелчә белән җиләк-җимешләр дә куелмый калмый. Без мәктәпкә килгән көнне укучыларга тавык ите белән бәрәңге, яшелчә салаты һәм какао тәкъдим ителде.

- Башлангычларга - 1, 2, 3, 4 сыйныф укучыларына дәүләт бер көнгә бер балага 51 сум 85 тиен исәбеннән ашатуга акча бирде. Без Казан шәһәренең туклану Департаменты белән килешү төзедек, - диде Әлдермеш гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Фәнис Насруллин.

ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ашатуның сыйфатын бәяләде. Ул Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән бергә туклану системасы шәһәр тибындагыдан аерылып торучы Әлдермеш авылы мәктәбенә килде.

Аерма шунда, Казандагы азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты авыл мәктәпләренә җибәргән продуктлардан урындагы ашханәдә иртәнге һәм көндезге ашлар әзерлиләр.

Шунлыктан сыйфат мәсьәләсе нигездә кухня хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыннан тора. Әлдермешнең аш пешерүчеләренә бәяне министр укучыларның үзләреннән ишетергә теләде, чөнки туклануның төп инспекторлары нәкъ менә алар бит. Балалардан ул тәмле итеп әзерләнгән иртәнге һәм көндезге ашлар өчен кухня хезмәткәрләренә бары рәхмәт сүзләре генә ишетте.

Реклама

Әле авыл мәктәпләрендә тагын бер аерымлык бар. Балаларның табыннарында мәктәп яны участогында үстерелгән ризыклар да була. Әлдермеш мәктәбендә болар - яшелчә һәм җиләк-җимешләр. Ә менә Биектау авылындагы 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе шәһәр мәктәпләреннән бөтенләй аерылмый. Биредә балалар табын тирәли утырмыйлар, алар буфет өстәле каршында басып торалар, ризыкларны үзләре сайлап алалар.

- Ашату бар җирдә дә яхшы оештырылган. Расланган меню бар һәм ул, авыл мәктәбендә дә, шәһәр мәктәбендә дә - бөтен җирдә дә үтәлә, - дип билгеләп үтте ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Туклануның сыйфатыннан тыш министр балаларның тиешле дистанцияне һәм туклану графигын үтәүләренә дә игътибар итте. Хәзер мәктәп ашханәләренә бер үк вакытта берничә класс керми. Укучыларга иртәнге һәм көндезге ашны ашау өчен һәркайсына үз вакытлары билгеләнгән.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев