Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мини-футбол уены күпләрнең игътибарын җәлеп итте

Биектау районында мини-футбол чемпионаты башланды. Хәзерге вакытта турнирда катнашырга 15 команда теләк белдерде.

Ачылыш матчы мини-футбол уенын яратучыларны бик матур тамаша һәм моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләр белән сөендерде. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 2006-2007 елгы спортчылардан торган “Эверест” командасы район хакимияте хезмәткәрләре белән очрашты. Яшь футболчылар матчның башыннан алып азагына кадәр көндәшләр капкасын тынычлыкта калдырмадылар. Тик “Эверест” уенчылары беренче таймда йөз процент уңыш китерерлек өч мизгелдән файдаланып кала алмадылар. Муниципаль хезмәткәрләр командасының уены мавыгып карый торган ук булмаса да, алар үз-үзләрен аямыйча, хәтта фидакарьлек белән уйнадылар. Шуның нәтиҗәсендә 5:3 исәбе белән җиңү яуладылар да инде

. Уенның беренче көнендәге икенче очрашуга паркетка Чыпчык һәм *“Синтез-Сандра” җитештерү-сәүдә компаниясе коллективлары чыкты. Оборонаның соңгы үренә якынлашканда “СинтезСандра” командасы голкиперы Роман Глуховның үзен ышанычлы тотып уйнавы нәтиҗәсендә Чыпчык командасы берничә отышлы мизгелдән файдаланып кала алмады. “Синтез-Сандра” капитаны Тимур Яхъяев шәхсән үзенең осталыгы бәрабәренә партнерларын алга өндәде һәм команда уенына барлык нечкәлекләрне истә тотып җитәкчелек итте. Сүз уңаеннан трибуналарда җитештерү-сәүдә компаниясенең генераль директоры Алексей Трифоновның да булуын һәм аның үз хезмәткәрләренең уйнавыннан канәгать калуын да әйтеп китү урынлы булыр. Киләсе турда аның коллективы дебют уенында турның иң зур җиңүенә ирешкән Биектау тимер юл станциясе командасы белән очрашачак. Өнсә авылы футболчылары 9:2 исәбе белән җиңелде. Димәк, икенче турда безне кызыклы очрашу көтә.

Уенның икенче көне Усад һәм Каенлык авылы командалары очрашуыннан башланып китте. Биредә уенның башыннан ахырына кадәр өстенлек Усад коллективы ягында булды, нәтиҗәдә алар 8:2 исәбе белән ышанычлы җиңүгә ирештеләр.

1 нче турның үзәк матчында Бөреле һәм Коркачык командалары минифутбол буенча үрнәк алырлык уен күрсәттеләр. Нибары ике туп кертелүгә карамастан, уен, җанатарларны мавыктырып, динамикалы үсештә узды. Җиңү Коркачык командасы ягында булды.

“Тургай” белән “Комета” командалары арасында тагын бер истә калырлык матч булды. “Комета” футболчылары, уенчыларының әллә ни оста булмауларына да карамастан, турнир фаворитларының берсенә лаеклы рәвештә каршы тордылар. Соңгы нәтиҗә 7:3, әмма “Комета”, моннан соң да шундый максатчанлык белән уйнаса, турнир таблицасында шактый югары күтәрелә алачак.

1 нче турның йомгаклау матчында “Динамо” һәм “Тулпар” командалары очрашты. Тәүге минутлардан ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләреннән шактый остарак көндәшләрен уздырырга тырыштылар, әмма аларга кайвакыт күп санлы һөҗүмнәрен төгәлләгәндә осталык җитеп бетмәде. “Динамо” футболистлары, өч тупны уздырсалар да, төшенкелеккә бирелмәделәр, максатчан эш итеп, көндәшләр капкасын ике тапкыр һөҗүмгә тоттылар.

М и н и - ф у т б о л б у е н ч а р а й о н чемпионатының беренче туры уеннары менә шундый компромиссыз көрәштә узды. Безнең редакция турнир барышын игътибар үзәгендә тотачак, аны сез дә күзәтегез, хөрмәтле газета укучылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев