Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый

Биектау районының  1 нче урта мәктәбендә татар милләтеннән булган  әти-әниләр һәм балалар өчен «Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый» дип исемләнгән конференция узды. Ул татар телен, гаиләдә милли гореф-гадәт, йолаларны саклау, аларны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Конференция эшендә төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре, Татарстанның мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар һәм аларның  әти-әниләре  катнашты.

Конференциядә кул эшләнмәләреннән торган  декоратив сәнгать күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә Биектау районы мәктәпләрендә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре ясаган сәнгать эшләнмәләре урнаштырылган иде. Күргәзмә барышында конференциядә катнашучылар  камырдан фигуралар ясау осталыгына, салкын батик ысулы белән рәсем ясарга өйрәнү буенча осталык дәресләре алдылар. Күргәзмәдәге һәр экспонатта гаилә җылылыгы, ныклыгы, мәдәниятка мөнәсәбәте, мәхәббәт, тырышлык, балаларга уңай тәрбия чаткылары чагыла.

“Без бу чараны районның җәмәгать оешмалары, татар гаиләләре, Татарстан Республикасының  мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләдек, - дип билгеләп үтте районның мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова. – Безнең конференциягә Томск өлкәсенең мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре дә килде. Бирегә районыбызның үрнәк гаиләләре генә җыелды”.

Конференция кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре арасында бәйгеләр оештырылды. Алар 4 номинациядә барды. Һәрберсендә туган тел, борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләр, милли мәдәният темасына багышланган сораулар бар иде. Әлеге кыйммәтләрне саклау, үстерү нәкъ менә гаиләдән башлана. “Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы”,  “Безнең бәхет гаиләдә”,  “Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар!”,  “Без бәхетле!” кебек шигарьләр астында берсеннән берсе матур, эчтәлекле, мәгънәле эшләр күрсәтелде.

Камаловлар, мәсәлән,  үзләренең зур, тату гаиләләренең 12 буыны язмышын  үз эченә алган  китаплар тәкъдим иттеләр. Барлык чыгышлар да барытик татар телендә генә барды.

“Туган телебез безнең яшәү рәвешен билгели торган төп кыйммәт булып тора. Ул безгә әби-бабайлардан калган төп байлык. Без татарча аралашабыз. Телебезне саклау, үстерү өчен тырышабыз”, - ди Аяз Камалов

Абзаловлар гаиләсен 1 нче мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләүче Алсу Искәндәровна Абзалова тәкъдим итте. Аның чыгышы алдыннан улы Искәндәр югары сәнгатьле итеп Габдулла Тукай шигырен сөйләп үтте.  

«Туган тел - иң зур мирас» дип аталган чыгышында  Алсу Абзалова үзенең әти-әнисе, аларның балалары, оныклары турында сөйләде. Алар барысы да туган тел белән тәрбияләнә, гаиләдә җылы мөнәсәбәт тә балаларга туган тел аша, гореф-гадәтләр аша  сеңә.

“Без үзебез дә хәзер матур, җылы оя корып,  әти-әни булдык. Туган телебезне саклау шул җылы оядан башлана. Безнең туган телебез китапларда, сәнгать әсәрләрендә генә түгел,  безнең күңелләрдә саклансын иде, бәгыребезне һәрвакыт җылытып торган таяну ноктасы булып калсын иде”, - дип тәмамлады үзенең чыгышын Алсу Абзалова.

Конференция татар телен саклау, үстерү мәсьәләләренә багышланган булуга карамастан, анда рус телендә сөйләшүчеләрне дә очратырга мөмкин иде. «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гәйфуллина сүзләренә караганда, Татарстанда яшәүче һәркем үз милләте мәдәниятына гына түгел, янәшәдә яшәүче башка милләт вәкилләре мәдәниятына да хөрмәт белән карый. Мондый мөнәсәбәт тә гаиләдә тәрбияләнә.

 “Татарлар чит илләрдә дә бик күп яши. Аларның һәрберсе 4-5 тел белә. Әмма татар телен үзләренең туган теле итеп, гаилә теле итеп кабул итәләр һәм аны үстерергә өлеш кертәләр. Без мондый күренеш белән горурланабыз.  Татарстанда яшәүче татарлар да күбрәк телләрне үзләштерүгә омтылсыннар иде. Бу татар халкын интеллектуаль яктан тагын да үстерүгә ярдәм итәр иде”, - дип билгеләп үтте Миләүшә Гәйфуллина.

Конференциядә катнашучылар үсеп килүче буын өчен үтә дә мөһим булган  мондый чараны  ел саен уздыдырга кирәк дигән бердәм фикергә  килеп таралыштылар. Киләсе елда конференцияне тагын да зуррак масштабта оештырырга кирәклеге дә ассызыкланды.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев