Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Минем өчен хәзерге вакытта иң мөһиме - балаларымның янымда булуы”

Биектау районында яшәүче Антонина Феоктистова әле күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өлкән яшьтәге ветеран тормышта күп авырлыклар кичергән. Аның каравы Ходай Тәгалә аңа оныклар һәм оныкчыклар шатлыгын да бүләк иткән. Бүгенге көндә Антонина Ильинична яраткан кешеләре янында, алар кайгыртуында яши.

Антонина Феоктистова элеккеге Дөбьяз районы Берляково авылында туган. Ул бик яшьли әти-әнисез ятим кала, аның хәтерендә хәтта әти-әнисе турындагы хатирәләр дә сакланмаган. Кадерле кешеләре турында бердәнбер истәлек булып фотосурәт кенә калган, әле анысы да бары берәү генә. Антонинаны һәм ике энесен балалар йортына алып китәргә җыенганда әбиләре бирми калган. Аларны әбиләре үстергән.

- Үсеп җиткәнемә һәм 90га кадәр яши алганыма Ходай Тәгаләгә рәхмәт укыйм, - дип сөенүен белдерде Антонина Ильинична.

Авыр сугыш елларында, башка балалар белән беррәттән, ул да колхоз эшләренә чыккан. 16 яшькә кадәр авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Тормыш авырлыкларына ияләнгән Антонина, балигълык яшенә җиткәннән соң, тимер юлда эшли башлаган, аннары Казан авторемонт заводына электр белән эретеп ябыштыручы булып урнашкан. Пенсия яшенә җиткәнче шунда хезмәт куйган. Тормыш иптәше Александр белән алар кызлары Надяны һәм ике уллары - Николай белән Александрны тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Антонина Ильиничнаның 6 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Алар әбиләре өчен - дөньяның иң зур байлыгы.

- Минем өчен хәзерге вакытта иң мөһиме - балаларымның һәрчак янымда булулары. Мин аларны бик яратам шул, - диде Антонина Феоктистова.

Реклама

Юбилее белән аны иң беренче булып оныкчыгы Арина котлаган. Антонина Ильинична аны сабый чагыннан ук үстерергә, тәрбияләргә булышкан. Хәзерге вакытта әби якыннарына Эдгарны үстерергә ярдәм итә, малайны иртән мәктәпкә әзерләп җибәрә, кичен каршы ала.

- Аринага 13 яшь тулды. Мин аны үстерештем инде, ә Эдгарга әле 7 генә яшь. Узган ел беренче сыйныфка укырга керде. Алар минем үзем үстергән сөекле балаларым, - дип дәвам итте Антонина Феоктистова.

Антонина Ильиничнаны туган көне белән Биектау муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та котлады. Әнәс Шәүкәтович юбилярга район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путин телеграммасын тапшырды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев