Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Минем батыр бабам

Россия мәгариф министрлыгының «Мәгариф корабы» порталы ел саен укучылар һәм укытучылар арасында төрле бәйгеләр үткәрә. Биектау районы 1 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Азалия Шиһабиева Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылган бәйгедә катнашты.

Шиһабиевлар гаиләсе бәйгеләрдә еш катнаша. 1 нче мәктәп укытучысы Наталья Давыдова Азалияне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырыла торган бәйгедә катнашырга чакыра. Азалия бик теләп ризалаша. Ул үзенең олы бабасы турында мәкалә яза. Аның бабасы сугыш вакытында поезд машинисты булып эшли. Һәр рейска чыккан саен ул исән-имин әйләнеп кайтасына икеләнеп чыга.

Мәкалә язылып беткәч тә Азалия аны портал адресына җибәрә. Бер атнадан соң җавап килә. Азалиянең м ә к а л ә с е н ж ю р и әгъзалары зур кызыксыну белән укыган. Азалия Шиһабиеваның мәкаләсе конкурсның «Әдәби иҗат» номинациясендә «Сугыш минем гаиләгә дә кагылган» темасы буенча беренче урынга лаек булган. Азалиянең мәк аләсе белән газета укучыларны да таныштырырга булдык.

Хәтер…

Халыкның күмәк хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын өчен һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын өчен, зинһар, киләчәгеңне сакла! Ярый әле хәтер бар. Хәтер яши - хәтер мәңгелек. Безнең бабайлар илебезнең якты киләчәге өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаган. Аларның батырлыгы бүген дә безнең йөрәкләрдә саклана. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Бүген дә күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт әйтәсе килә. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга. Ветераннарның һәрберсе үзе бер тарих. Ә глобаль тарихка әверелгәннәре хәтер булып архивларга күчә. Аларга вакыт җилләре кагылмый, алар мәңгелек.

Бер язмыш тарихы

Бөек Ватан сугышы елларында сугыш ачысын татымаган бер генә гаилә дә калмаган. Аның ачы җилләре безнең гаиләгә дә үтеп кергән. Безнең гаилә минем олы бабам Сәйфетдин Камалетдин улы Сәләхетдинов турындагы истәлекләрне күңел түрендә саклый.

Сәйфетдин Сәләхетдинов 1890 нчы елның 1 мартында Казан шәһәрендә туа. Аларның гаиләсе Колхоз базары янындагы Володар урамында яши. Олы әбием белән алар 5 бала тәрбияләп үстерә. Бабам Фин сугышында да катнаша.

Б ө е к В ат а н с у г ы ш ы башланганда бабам Казан тимер юл вокзалында машинист булып эшли. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк ул үзен фронтка җибәрүләрен үтенеп хәрби комиссариатка бара. Әмма бабамның гозерен ул вакытта кире кагалар, чөнки аның кебек профессионал машинистлар тылда да кирәк була. 1941 елның 22 июненнән Советлар Союзы тимер юлларында хәрби режим кертелә. Хәрби эшелоннар солдатларны һәм корал ташырга тиеш була. Машинист һөнәре тылда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе була. Бабам көне-төне хезмәттә була, ачлыкны да сизми, аруны да белми ул. Чөнки фронтка медикаментлар, хәрби корал, ашамлык, кием-салым һәм башкалар кирәк була. Бөек Ватан сугышы елларында тимер юлчылар 20 миллионнан артык вагонда снарядлар, хәрби техника, ашамлык, медикаментлар, кием-салым, әлбәттә инде, фронтка һәм фронттан солдатлар ташыган. 20 миллион вагон белән Җир шарын экватор буенча 4 тапкыр камап алып булыр иде. Сугышның беренче елларында илнең Европа өлешендәге төбәкләрендә урнашкан 2,5 мең хәрби заводны поездларда Урал зонасы артына күчерәләр. Поездлар бер-бер артлы 600-700 метр ара гына калдырып барган. Кыска гына вакыт эчендә илнең хәрби сәнәгате потенциалы яңадан торгызыла. Сугыш чорында 18 миллион кеше эвакуацияләнә. Моның өчен 1,5 миллион вагон кирәк була.

Мәскәү шәһәре астында барган оборона сугышлары өчен 333,5 мең вагон солдатлар һәм сугыш өчен кирәкярак ташый. Курск янында барган бәрелешләр өчен 14 410 эшелонда армияләрне тулы состав белән күчерәләр. Мондый күләмдә эшне башкарып чыгар өчен бабам кебек курку белмәс машинистлар кирәк була. Сугыш чорында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен минем бабам Сәйфетдин Камалетдинович Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул. Чөнки үзәгенә үткән авыр еллар болай да аның күз алдыннан китмәгәндер. Минем дәү әнием үзенең әтисен - Сәйфетдинне - еш искә ала иде: «Без үзебез дә 5 бала идек. Әти тагын авылдан туганнан туган абыйсының өч улын алып килде. Чөнки аларның әтиләре сугышта үлеп кала. Ә әниләре кайгыдан урын өстенә егыла һәм тиздән ул да мәрхүм була. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала бөтенләй ятим кала. Әти аларны да үстерергә ярдәм итте. Без барыбыз да балалар, өзелеп ашыйсы килә. Ә әтинең өйгә исән-имин әйләнеп кайтуы да икеле. Аның поездын фашист самолетлары бомбага да тотарга мөмкин бит. Ул чыгып киткән саен без аның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп дога кыла идек. Ә ул әйләнеп кайта иде. Безгә салкыннан өшегән черек бәрәңге алып к айта иде. Ул бәрәңгене состав кырда вакытлыча туктап торганда җыя торган була ул». Бабам үз балаларын әнә шулай ачлыктан саклап кала.

Ә минем әнием хәтерендә олы бабам күренекле татар драматургы Туф а н М и ң н у л л и н н ы ң « Ә л д е р м е ш т ә н Әлмәндәр» спектакленнән Әлдермеш карт образында калган. Минем олы бабам Сәйфетдин Камалетдинович та озын буйлы, физик яктан да һәм рухи яктан да бик көчле кеше булган. Ул беркайчан да эшсез тормаган. Гомере буе төзегән, нәрсә дә булса уйлап чыгарган. Бабамның 16 оныгы, 34 оныкчыгы булган. Ул безнең барыбызны да бик ярата иде. Олы бабам Сәйфетдин Сәләхетдинов 92 яшенә кадәр яшәде. Безнең йөрәкләрдә батыр бабай булып бүген дә яши әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев