Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Мин татарча сөйләшәм»

Республикабызда 26 апрельгә кадәр "Мин татарча сөйләшәм!" ди-гән акция бара. Без дә бәйгегә үз өлешебезне кертергә уйладык. Бәйгедә әйдәп баручылар - 5-9 нчы сыйныф укучылары. Акциянең төп максаты: татар телен өй-рәнүгә кызыксыну уяту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Акция барышында укучылар бик зур эш башкардылар: Бөреле, Биектау, Дәр-вишләр...

Республикабызда 26 апрельгә кадәр "Мин татарча сөйләшәм!" ди-гән акция бара.

Без дә бәйгегә үз өлешебезне кертергә уйладык. Бәйгедә әйдәп баручылар - 5-9 нчы сыйныф укучылары. Акциянең төп максаты: татар телен өй-рәнүгә кызыксыну уяту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Акция барышында укучылар бик зур эш башкардылар: Бөреле, Биектау, Дәр-вишләр бистәсендәге халык белән әңгәмә кору, мәктәптә концерт кую, кичәләр оештыру, һәрбер эшне фоторәсемгә, видеога төшереп бару, сайт төзү, контактта "Мин татарча сөйләшәм!" төркеме төзеп, гомумән, һәр эшне анда яктырту. Халыктан "Сез татар теленең киләчәген ничек күрәсез? Бүгенге көндә татар теле кирәк дип саныйсызмы? Хөкүмәтебез тарафыннан татар теленең киләчәген яклауны күрәсезме? Өегездә нинди телдә аралашасыз? Гаиләгездә татар телен саклыйсызмы?" дигән сорауларга интервьюлар алынды һәм "Мин татарча сөйләшәм!" дигән буклетлар таратылды. Өлкәннәр бу кызыклы һәм мөһим чараларда бик теләп катнашалар.

Бөреледә төрле халык вәкилләре яшәүгә карамастан, татар теленең кирәклегенә, мөһимлегенә тагын бер тапкыр инандылар. Ә кайберләре аның балалар бакчасында һәм мәктәптә генә өйрәнелүен, югары уку йортларында аның югалуын, мәктәпне тәмамлаганда бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә генә алынуын, татар телендә генә белем алган балаларга авыр булуын, татар теленә дә тигез хокук бирелмәвен ачыргаланып ассызыкладылар. Коллективыбызга татар теленә өйрәтү эшебездә, аның өчен янып, тырышып йөрүебездә уңышлар теләделәр. Шундый укучылар, үз милләте өчен тырышучы татар халкы булганда, телебез әле яшәячәк, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев