Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мин сагынам сине, укытучым

Яз җитүгә урамга, саф һавага чыгарга ашкынып торсак, быел исә хәлләр башкачарак... COVID-19 пандемиясе барлык планнарны да күккә очырды! Моңа бәйле рәвештә бик күп проблемалар да калкып чыкты, шулар арасыннан иң мөһиме, мөгаен, уку-укыту мәсьәләседер.

Белем алу процессы, кызганычка каршымы, әллә бәхеткә каршымы, тукталып тормый, мәктәп укучылары интернет мөмкинлекләреннән файдалана: җыр дәресләре д ә о н л а й н р е ж и м д а алып барыла. Һәрхәлдә, районның Салих Сәйдәшев исемендәге иҗат мәктәбе шундый режимга күчте. Гомуми белем бирү мәктәпләрендәге кебек үк, аларга да кыенлыклар кичерергә туры килә. Онлайн режимда баланы баянда уйнарга яисә рәсем ясарга, биергә өйрәтеп буламы? Интернет күп очракта начар эшли. Тавыш, хәрәкәтләр адресатка соңга калып кына килеп ирешә. Иҗат мәктәбе укытучылары һәм балалары бүген бу кыенлыклардан чыгу юлларын, ысулларын эзли. Дәресләрне дистанцион режимда алып баруга укытучылар алдан икеләнеп кенә караган иде. Мондый режимда балаларның иҗади фикерләвен үстерү, сәнгать әсәрләре тудыруга юнәлтү мөмкин эшме? Чөнки мәктәптә алып барыла торган һәр дәрес бер-береңне реаль күреп, ишетеп торуга корылган. Әмма озак та үтми, замана технологияләренең мөмкинлеген тулырак куллану үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Киресенчә, ике яктан да иҗади башлангычлар ташкыны агыла башлады.

- Тиздән без дистанцион укытуның да үз өстенлекләре бар икәнлегенә төшенә башладык, - ди С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Зөлфия Сәфәргалина. - Бәхеткә, безнең балаларда иҗат күнекмәләре бар иде инде. Иң беренче чиратта шуларны эшкә җиктек. Программадан артта калырга тырышмыйбыз, укыту процессы көннеке - көнгә үтәлеп бара. Алай гына да түгел, балалар белән бергә яңадан-яңа алымнар, ысуллар уйлап табабыз. Шунысы бар, укытучылар - балаларны, балалар укытучыларны сагына. Күзгә-күз карап, дустанә аралашуны бернинди режимнар да алыштыра алмый.

Моннан ярты ел элек кенә иҗат мәктәбе балалар белән дистанцион режимда укулар алып барыр дип бер генә кешенең дә башына килеп карамады. Ә бүген дәресләр видеотрансляция режимында уза. Әмма Салих Сәйдәшев исемендәге иҗат мәктәбе дә, аның укытучылары һәм укучылары, башка бик күп уку йортлары кебек, укуларны гадәти режимда алып бару мөмкинлеген түземсезлек белән көтә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев